Өздереп гармунда уйнап җырлаучы Нурдания ханым Низамованы татарлар арасында танып белмәгән кеше юктыр. Кайда гына бармасын, ул гармунын үзеннән калдырмый. Читтән карап торганда, аның гомере җыр-биюдән генә тора кебек.
Гел елмаеп гармун уйнап җырлаучы бу ханым бик күпләрне үлем түшәгеннән тартып торгызган, авылдашларына яшәү сулышы биргән шәфкать иясе икәнен күпләр белмидер. Гармунында да лаеклы ялга чыкканнан соң гына тыныч күңел белән уйный башлый.
Балачактан гармун уйнарга һәвәслеге булса да, кечкенә вакытында гармун алып бирүне кирәк санамыйлар. Тик каннан килгән сәләтне тыеп торып буламени?! Әбисе авылның иң оста тальянчысы булган. Гаилә корганнан соң да, аны өйләренә килеп, тальян уйнарга чакыра торган булганнар. Тик гомере генә кыска була. “Әнкәй туганнан соң, 1920 елда тиф авыруыннан вафат булган”, – ди Нурдания апа. Бу сәләт Нурданиянең әнисенә дә күчә. Ул да авылның бер дигән гармунчысы, җырчысы була. Балалар бакчасында эшләп, авыл балаларын тальян уйнап биеткән, җырлаткан. Нәселдән килгән әлеге талант Нурдания канында да кайный. Ут борчасы кебек җитез кыз, мәктәптә генә түгел, район күләмендә лидер була. 1970 еллар башында Бөтенсоюз пионер лагеры “Артек”ка юлланма белән бүләкләнә. Әтисе Җиһангәрәй исә кызы кайтышка хыялын тормышка ашырырга карар кыла – хромка гармуны сатып ала. Кулына гармун эләккәч, Нурдания тагын да тырышыбрак укый башлый, мәдәни-спорт чараларга да катнашырга да вакыт таба. Сигезенче классны тәмамлау белән, мәдәният юлыннан китәр бу бала дип уйлаучыларны аптырашта калдырып, медицина училищесына укырга керә. Училищеның иң актив студенты булып таныла, шул ук вакытта укуын да аксатмый. Студент елларында ук “Ләйсән” ансамбле белән татар моңын чит илләрдә яңгыратып кайта. 40 ел гомерен медицина өлкәсенә багышлаган Нурдания ханым Буа районының Түбән Наратбаш авылы халкына беренче ярдәм дә күрсәтә, күңелләренә дәва биреп, мәдәният йортында уза торган төрле чараларда да катнаша. Республика күләм театр фестивалендә Түбән Наратбаш мәдәният йорты әзерләгән спектакль Казаннан килгән жюри тарафыннан югары бәяләнә һәм Нурдания ханым уйнаган роль аеруча уңышлы дип табыла.
Авыл җирендә эшләүче фельдшерларның эшләре аеруча җаваплы. Ул чорда кешеләр аларны табиб урынына күрде, кай җирләре авырса да сихәтне авыл фельдшерыннан алды. Авыл халкы аларны юкка “духтыр”, дип атап йөртмәде. Нурдания ханым авырып килүчеләргә диагнозын да куйды, тиешле даруларын да бирде. Өеннән генә түгел, ярдәм сорап сәхнәдән дә алып киткән очраклар күп булды. Шуңа да, кайда гына барса да, гармуны белән бергә, “ашыгыч ярдәм” сумкасы һәрвакыт үзе белән булды. Моның өстенә авылдагы җәмәгать эшләре. Сайлаулар саен агитатор булулар. Ун елга бер уздырыла торган халык санын алуда гына да дүрт тапкыр катнашты. Бу эштә аның кебек авылын, халкын ун бармагыдай яхшы белгән кешеләр кирәк иде. Бары лаеклы ялга киткәннән соң гына ул тынычлап йоклый, сәхнәләргә чыга башлады. Район мәдәният йорты каршысында “Гөлҗамал” фольклор ансамбле оештырды. Бүген алар ансамбль белән республикада үткәрелә торган төрле чараларда катнашып, халкыбызга җыр-моң өләшүдә. Татар моңын, мәдәниятен чит илләргә дә барып та ишеттереп кайталар. Алай гына да түгел, Нурдания ханым оста итеп мөнәҗәтләр әйтүче дә.
Аның күпләр белмәгән тагын бер таланты бар икән, ул оста рәссам-фотограф. Авылдашлары күрмәгән табигать матурлыгын шулкадәр оста итеп тоемлап камерага төшерә һәм әлеге матурлыкны авылдашларына җиткерә. “Аның күңеле шулкадәр матур, эчкерсез. Бакчасындагы чәчәкләрен күрсәгез иде. Искиткеч матурлык тудыра белү сәләтенә ия ханым. Ул табигатьтән илһам, көч алып яши. Без күрмәгән яктылыкны, матурлыкны авылдашларга да күрергә ярдәм итә. Беркайчан да мактанмый, масаймый. Бәйрәмнәрнең берсен дә калдырмый. Аеруча 30 август көнен түземсезләнеп көтеп ала. Чөнки ул анда республиканың иң оста гармунчылары белән очрашырга, күрешергә бара. Бөтен Казан урамнарын шаулатып, Кремль диварлары буйлап милли көйләребезне яңгыратып кайта”, – ди авылдашы Дамир Таҗетдинов.
Нурдания апа авылдашы, насыйп яры Рафаэль белән гаилә корып, бер ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Тик аңа парлы тормышта озак яшәргә насыйп булмый. 29 ел бергә яшәгәннән соң, 18 ел элек ире вафат була. Пар канатсыз калганнан соң, 7 ел каенанасы белән яши, 36 ел бергә гомер итеп, аны тәрбияләп соңгы юлга озата. Аннан үз әнисен карап, аның да хәер-догасын ала. “Әнием 98 яшенә кадәр яшәде. Алар әти белән кунакка йөрергә яраталар иде. Елга ике-2-3 җиргә чыгып киттеләр. Якын-тирәдә яшәүче туганнарга гына түгел, Омск, Ташкент, Караганда, Ленинград шәһәрләренә дә барып, дөнья гизеп кайттылар. Сөбханалла, шулкадәр матур яшәделәр, бергә яшәүләренә 50 ел була дигәндә әткәй вафат булды. Үзе генә калгач та, әнкәй балаларына кунакка йөрде. Безгә килгәч гармун уйнар иде. Гомеренең соңгы көненәчә, хәле булганча тальян гармуныннан аерылмады”, – ди Нурдания апа.