Әлмәт татар драма театрында Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасы алдыннан Әлмәт театры артистлары Саҗидә Сөләйманова белән Әдип Маликовның танышу һәм мәхәббәт тарихын сәхнәләштереп күрсәттеләр.
«Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ринат Мамин премиянең традицияләргә иярү генә түгел, ә әдәби мирасны саклау буенча системалы эш булуын да искәртте.
Төп бүләккә лаек булучылар:
- Ольга Иванова («Сад Саифа Сараи» тарихи романы өчен);
- Рифә Рахман («Синең җанга узсам…» шигырьләр җыентыгы өчен);
- Равил Сабыр (Әлмәт татар драма театрында куелган «Йорт» иммерсив спектакль-променадының пьесасы өчен).
«Саҗидә апа – иң бәхетле язучылардандыр. Аныкы кебек иҗатын зурлау һәм һәр елны искә алу – бик сирәк язучыларга тәти торган бәхет. Заманында Саҗидә апа иҗаты белән Әлмәтне зурлаган, ә бүгенге көндә Әлмәт Саҗида апаның үзен һәм иҗатын бик зур биеклекләргә күтәрә», – ди Татарстан Язучылар берлегенең иҗат буенча урынбасары Дания Нәгыйм.
Премия кысаларында кызыксындыру бүләген Лилия Жанти (Газизова), Эдуард Учаров, Марс Хафизов алды.
Шулай ук 10 студентка укудагы уңышлары һәм актив иҗат итүләре өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия бирелде. Алар арасында – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан Айзат Вахитов, Зилә Габдрахманова, Ихтыяр Кыямов, Ралинә Әделгәрәева, Аделя Госманова; Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятеннән Эльвина Шакирова; Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятеннән Елизавета Бочкарева; Әлмәт дәүләт технология университеты «Нефть югары мәктәбе»ннән Александр Куклаков, Василий Шахрипов; Әлмәт һөнәри көллиятеннән Владимир Шашапов.
Яшьләрне Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов елдагыча үзе бүләкләде. «Минем әнинең әсәре беренче тапкыр басылып чыкканда аңа 33 яшь була. Яшьләр үзләрен шундый яшьтә үк сәхнәгә чыгарулары һәм бүләкләүләре белән горурланырга тиеш. Татар теле һәм мәдәнияте югалмасын һәм сезнең йөзегездә саклансын иде», – ди теләде ул.
«Һәр кеше – ул кош, ләкин аларны кемдер очарга өйрәтергә тиеш», – дигән Саҗидә апа Сөләйманова. Һәм ул шушы премиясе һәм стипендиясе аркылы безне үзе үк очарга өйрәтә», – диде студентлар исеменнән Айзат Вахитов һәм оештыручыларга, кичәдә чыгыш ясаучыларга, шулай ук Филология институтында эшләп килүче «Әллүки» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Халисә Ширмәнгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Сәҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия беренче тапкыр шагыйрәнең тууына 80 ел тулу уңаеннан 2006 елның 3 октябрендә тапшырыла. 18 ел эчендә 54 язучы төп премиягә һәм тагын шул ук күләмдәге иҗат әһелләре кызыксындыру бүләгенә лаек булалар, ә 150 студентка стипендияләр тапшырыла.
Чыганак: tatar-inform.tatar