Буген, 1 ноябрь көнне Новосибирск дәүләт филармониясендә Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге Дәүләт бюджет мәдәнят учреждениесенең 35 еллык юбилеена багышлан тантаналы чара узды. Кичәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевның юбилей уңаеннан сәламнәре һәм котлавы җиткерелде, Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатлары тапшырылды.



