Бүген, 15 февральдә, Татарстанда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар уза.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.
Тантанада Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнашты.
Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге “Җәлил укулары” VIII Халыкара әдәби конкурсында катнашучылар да бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар.



