Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә “Халкыбыз җәүһәрләре” дип исемләнгән фольклор кичә узды. Әлеге әдәби-мәдәни чараның төп кунаклары Юлтимер авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Нәргиз” ансамбле иде.
Әлеге ансамбль бәйрәм чараларында җыр-биюләр башкарып кына калмыйча, тагын да әһәмиятле юнәлеш алып бара: милли йолаларны онытмыйча, халыкка кайтару, яшь буынга тапшыру буенча да даими эшли.
Кичә барышында алар тамашачылар хозурына татар халкының буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгәчә сакланып килгән “Каурый өмәсен” тәкъдим иттеләр.
Әлеге фольклор күренеш безне үткәнгә алып кайтты, хатирәләрне яңартты.
“Нәргиз” ансамбле егет-кызлары 11 гимназиянең 7 сыйныф укучыларын һәм әлеге чарага килгән барлык әдәбият, сәнгать сөючеләрне “Каурый өмәсе” йоласы, халкыбызның милли уеннары – “Канат сатам”, “Канат әйләндерү”, “Кулъяулык”, “Өчле” уеннары белән таныштырдылар. Олысы, кечесе дә бик теләп әлеге уеннарда бик теләп катнаштылар!
Һәр чыгышны залда утыручылар алкышларга күмде. Күмәк җырлар, канат сыдыру, май канаты ясау серләре белән танышып фольклор кичәнең узганы сизелми дә калды.
Милли уеннар, җыр-моң, гармун көйләре, кызыклы мәзәкләр, табышмаклар әлеге чарага килгән һәркемнең күңеленә хуш килде.
Фольклор кичә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә һәм Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы белән берлектә оештырылды.