tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 65 мөселман Хаҗга китте
65 мөселман Хаҗга китте

65 мөселман Хаҗга китте

27 майда өлкәбез хаҗиларының беренче төркеме Исламның бишенче баганасы – Хаҗ кылырга Мәккә ягына юл алдылар.

Аңа кадәр алар белән укулар үтте. «Гурман» кафесында соңгы тапкыр өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков, Ислам мәгърифәтчелек үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов, төркемнең җитәкчесе – Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәчет имам-хатыйбы Ришат хәзрәт Юнысов, үзәк директоры урынбасары Әнисә ханым Юсупова белән очраштылар. Изге юлга соңгы киңәшләр, аңлатулар, тәҗрибә уртаклашулар, сорауларга җаваплар булды.

Быелгы Хаҗның үзенчәлекле ягы – күп Хаҗ кылырга баручыларның махсус хәрби операциядәге сугышчылар белән бәйле булуыдыр. Чөнки Россия хәйриячесе һәм Россия Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Сөләйман Кәримов хаҗга үзләре юллама ала алмаган мөселманнарга биш мең юллама өчен акча бүлеп биргән. Юлламалар махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына тәгаенләнгән. Россия мөселманнары Диния нәзарәте үзәк аппараты 2,5 мең юлламаны Россиянең 60 төбәгендә Диния нәзарәте составына керә торган җирле һәм үзәкләштерелгән дини оешмалар буенча таратты. Махсус операция ветераннарыннан, аларның гаилә әгъзаларыннан, махсус операциядә һәлак булучылардан тыш, юлламалар имамнарга һәм вәгазьчеләргә, җәмгыять һәм мәчетләр активистларына бирелде.

23-1-25

Тагын 2,5 мең юллама Дагыстан Республикасы халкына тапшырылды.

Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков очрашуда үзенең Хаҗга бару тәҗрибәсе, кайбер үзенчәлекле, истә тотарга кирәкле очраклар белән уртаклашты, киңәшләрен бирде. Хәерле юл теләп, дога кылганда якташларны һәм меценат Сөләйман Кәримовны онытмауларын сорады. Һәм һәркайсы чыгыш ясаучы Хаҗ кылырга баручыларга мөрәҗәгать итеп, аларның сәяхәткә түгел, ә катлаулы, җаваплы, авыр юлга чыгуларына басым ясады. Искәндәр хәзрәт ихрам өчен киенү турында сөйләп, аның рәвешен күрсәтеп тә бирде. Бәхәс, ачуланышуларны онытырга, Хаҗ сәфәрендә дус, бердәм һәм дә сабыр булырга чакырды. Әнисә ханым Юсупова күбрәк хатын-кызлар өчен әһәмиятле өлешләргә тукталды.

Төркемнең җитәкчеләре итеп Төмән Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Фәрхәт хәзрәт Мәчитов һәм Ришат хәзрәт Юнысовның билгеләнүе дә бик отышлы булган. Икесе дә гарәп телен яхшы белә, бу исә төркемгә барлык кирәкле йолаларны үтәүне җиңеләйтә.

Чәй өстәле артында бергәләшеп үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга тырыштылар. Бу аралашу хәзерге заманның уңайлы ысулы – чатларда да даими барды.

Быел өлкәбездән Хаҗга 65 мөселман китте. Алар арасында үз акчаларына юллама алучылар да бар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Чыганак:  yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*