Бу минутларда “Милли тормыш һәм дин” татар дин әһелләре форумы эшендә катнашырга теркәлгән делегатларның саны 1000 якын кеше. Төшке аштан соң алар “Казан” милли мәдәният үзәгендә — “Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге”, ТР Фәннәр академиясендә — “Болгар Ислам академиясе – милли рухи фикерне торгызу үзәге”, ТР Мәдәният министрлыгында — “Мәчет һәм татар гаиләсе”, Россия Ислам институтында “Ислам дине һәм күпкырлы матбугат” исемле секция утырышларында катнаштылар. Ә кичен Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында спектакль караячаклар. Иртәгә шул ук театр бинасында Форумның пленар утырышы узачак.