7 июль көнне безнең әти-әниебез Алимҗан һәм Фәймә ОРЛОВЛАРның бергә яшәүләренә 70 ел тула. Бик бәхетле парлар гына бергәләшеп шундый озын тормыш юлы үтә торгандыр һәм безнең газиз кешеләребез нәкъ шундый бәхетлеләрнең берсе. 70 ел бергә яшәү русча “благодатная свадьба” дип атала. Бу сүзнең татарчага тәрҗемәсен карадым – рәхәтлек, куаныч, иркенлек, бәрәкәт, муллык, байлык дигәнне аңлата икән. Әйе, 70 ел эчендә боларның барысы да булган – рәхәте дә, куанычы да, бу тикле гомер яшәп муллык-байлыгы да тупланган. Тик соңгысына килгәндә, әти-әни рухи байлыкка өстенлек бирделәр һәм бирәләр, безне дә шулай тәрбияләделәр. Ярар, болары соңрак, хәзер 70 ел артка, аларның бергә булган көннәренә кайтыйк.
Әтиебез Алимҗан Мостафа улы Камка авылында туып-үскән, ә әниебез Фәймә Сафиулла Суыксу кызы. Алар Кочко-Пожар педучилищесында укыганда танышалар. Әни укып бетерә була инде, ә әтигә укырга әле бер ел кала. Әниебезгә Красноярск краена юллама бирәләр, шуңа да кичектермичә өйләнешергә дигән карарга килә яшьләр һәм икесе ике авылга якыннарының хәер-фатихасын алырга китә.
Әти өйгә килеп хәлне аңлаткач, Әйзәтулла бабасы сакалын сыйпап: “Нигә инде яхшы кешене Себергә озатырга, әлбәттә, өйлән”, – ди.
1949 ел, сугыш беткәнгә нибары дүрт ел узган, илдә әле ачлык, кияргә кием юк, нинди туй ди?! Әлбәттә, туйлар уздырылмаган, икесе дә 19ар яшьлек әти белән әни авыл советына барып язылышып кына килгәннәр. Әмма дини булган Сәгадәт әбисе никах укытырга кирәк, ди. Шундый динсезлек заманында нинди никах, әле бит шул өскә Әйзәтулла бабай авылның беренче коммунисты, әтиебез дә педучилищеда комсомоллар лидеры. Белсәләр, комсомолдан гына түгел, училищедан да куалар! Зирәк әбекәй бу четерекле хәлдән чыгу юлын да таба – оныгы белән киленне һава сулагыз дип, урманга чыгарып җибәрә, ә үзе тиз генә ни бардан табын хәстәрләп, мулланы чакыра да, яшьләрдән башка гына бу йоланы башкаралар һәм шулай эшләгәч кенә тынычлана. Тик төрле кеше бар бит – авылдашлардан кемдер кирәк җиргә белгертә һәм әтине райкомга чакыртып, кызган табага бастыралар. Никах укыганда өйдә булмавы, барысын да әбисенә сылтавы гына коткарып кала һәм ул яшь хатынын өйдә калдырып, укуын дәвам итә.
Диплом алгач, әтине район үзәге Уразавылга район комсомол комитетының беренче секретаре итеп билгелиләр, ә әниебез Актукта укытучы булып эшли башлый.
Озакламый мин – беренче кызлары Ләйлә туам, аннары Әлфия.
1957 елда әтине Горькийга югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр, аны тәмамлагач, өлкә башкарма комитетына инструктор итеп билгелиләр. Әмма чиновник эше бер дә күңеленә ятмый, һәрчак фән, тарих белән шөгыльләнәсе килә. Әле облисполкомда эшләгәндә ул нижгар татар-мишәрләре тарихын яза башлый, тик биредәге төп хезмәте иҗатка урын калдырмый һәм ул, әлегечә әйткәндә шундый престижлы урынны ташлап, хезмәт хакында да байтак югалтып, Горький авыл хуҗалыгы институтының философия кафедрасына ассистент булып китә.
Акча җитешмәве, тормыш авырлыклары (ул чакта без коммуналкада, яисә вакытлыча фатирларда яшәдек) аңа комачауламый, иң мөһиме, ул яраткан эше – тарихи китап язу белән шөгыльләнә. Кафедрада эшләгәч, кандидатлык диссертациясе язып, аны яклау ихтыяҗы да туа, болар барысы да күп көч һәм вакыт таләп итә һәм инде бу көчне аңа гомерлек яры – Фәймәсе бирә, ул аны илһамландырып, һәрчак терәк-таянычы булып тора.
Әниебез шәһәргә килгәч тә мәктәптә башлангыч классларны укыта башлый. Авылдагы татар мәктәбендә татарча белем биргән арты бер дә җиңел булмый, әмма ачык йөзле, киң күңелле, хезмәт яратучан яшь укытучы хезмәттәшләре, укучылары, әти-әниләр арасында дан-ихтирам яулауга ирешә, аны барысы да ярата, үҗәтлеге белән авырлыкларны җиңә.
Әлбәттә, материаль яктан җиңел булмады гаиләгә, укытучы белән ассистентның хезмәт хакы зур түгел, азык-төлеккә кибетләрдә кытлык. “Бервакыт шулай сезнең белән озын чират торып, кеше башына 500 г бирелгән майны алып кайтабыз, ә малайлар: “Космоста кеше, Юрий Гагарин!” – дип кычкыралар”, – дип сөйли әни. космоста кеше, ә җирдә ашарга аш юк, соңрак хәтта икмәкне дә исемлек белән бирә башладылар. Ярый әле әнинең Мәскәүдә яшәүче туганы Фаилә апабыз ярдәм итте, әни аннан азык-төлек барып ала иде, авылдан да бәрәңгесен булса да җибәреп тордылар, менә шулай яшәдек.
Әни һәр көн йөзгә якын дәфтәр тикшерергә китерә иде, мондый авырлыктан сумкасының саплары өзелә иде, ә дәфтәрләрне тикшерергә әти дә, без дә ярдәм итә идек. Озайтылган көн группасында да эшләде әни. Ничек барысына да өлгергән, әле дә исебез китә.
Әти-әнинең бик күп яхшы дуслары иде, күбесе белән педучилищеда бергә укыганнар. Әхмәт Аймасов, Мансур Хафизов, Фәрит Даянов – барысы да искиткеч кешеләр иде. Чыгышлары белән Кочко-Пожардан булган Садековлар гаиләсе белән дуслыклары нык иде. еш кына барысы да очрашып, табын артында аралаша, татар җырлары җырлый иделәр. Әтиебез дә кайчак кулына аккордеон ала, ә әни җырлый иде.
Соңрак безгә өч бүлмәле фатир бирделәр, моңа бар гаилә белән шатландык. Безгә, ике кызга, аерым бүлмә, газлы кухня, ванна бүлмәсе, балкон – җәннәт инде!
Еллар үтте, без дә үсеп, югары белем алдык, гаиләләр корып, туган оядан очтык. Әтиебез диссертациясен уңышлы яклау белән, гаиләнең материаль ягы да уңайланды һәм әнигә инде азрак эшләү мөмкинлеге туды. Беренче оныклары Тимур белән Илдар, соңрак Гөлнара белән Лилия дөньяга аваз салдылар. Әтиебезгә эшеннән шәһәр читендә алты сутый җир бирделәр, бераз калкулыкта урнашкан балчыклы җирне алар гөлбакчага әйләндерделәр. Һәм инде бераз җиңел сулап, әниебез күп вакытын оныклары белән шунда уздыра башлады.
1992 елда әтинең “Мещера, мещеряки, мишари» дип аталган беренче китабы басылып чыкты. Ул өлкә үзәгендә “Туган як” дип аталган татар мәдәнияте үзәге оештырды һәм аның рәисе итеп тә сайланды. Бу җәмгыять эшен ул зур тырышлык куеп, җаны-тәне белән башкарды. Һәм, һәрвакыттагыча, тугры юлдашы, гомерлек тормыш иптәше Фәймәсе беренче ярдәмчесе булды. Әниебез зур шәһәрдә үзешчән сәнгатьне торгызырга, татар телен өйрәтүне оештырырга һәм бүтән күп эшләрдә ярдәм итә. Чыгышлар өчен костюмнарны да ул Казанда тектереп, үзе барып ала. Алар әти белән бергәләп өлкә үзәгендә сабан туйлары оештыралар, авылларда уздырылган төрле милли бәйрәмнәргә дә йөриләр, бар җирдә дә бик җылы кабул итәләр үзләрен. Икесе дә пенсия яшендә булсалар да, көчләре, энергияләре ташып торды, бар җиргә дә өлгерделәр, җәмәгать эшенә җигелү белән, әйтерсең, икенче сулышлары ачылды. Әле бит шул ук вакытта әти фәнни эшчәнлеген дә туктатмады – 2003 елда Абдулкадер хәзрәт Кәримов соавторлыгында “Камкино: история и современность” дигән китаплары басылып чыкты.
Әти-әнинең тормышында тагы бер яңа этап – Камкада өй булдыру иде. Әле яшь чакта, Алимҗаны аны әтисе йортында калдырып, укуын дәвам иткәндә әниебез бу авылны үз итә, ярата. Һәм менә ярты гасырга якын вакыт узуга алар кабат яртышар ел диярлек биредә яши. Яшь, матур, уңган, эшчән Фәймәне авыл халкы яхшы хәтерли, әтине инде әйткән дә юк, ул бит шул авыл егете, китапларында Камканы данлаган тарихчы.
Безнең, балаларының ярдәме белән алынган йортны алар искиткеч матур урынга – Пьяна елгасы ярына диярлек куйдылар. Биредә дә әниебез тырышлыгы белән аларның йортлары гөлбакчага әйләнде, бар җирдә, хәтта койманың урам ягы буйлап матур чәчәкләр үсә, бөтен авыл соклана иде. Җәйләрен балалар, оныклар җыела һәм, әлбәттә, алар килүгә әниебез үзенең “фирменный” татар бәлешләрен пешерә.
Әмма еллар үтү белән картлык үзенекен ала – авылда яшәү елдан-ел авырая бара һәм алар Пьяна буендагы яраткан йортларын сатарга мәҗбүр булдылар. Әти-әнинең авыл тормышын ничек итеп яратканын истә тотып, сеңлем Әлфия ире белән шәһәрдән ерак түгел урнашкан үз йортлары янында бик матур, җыйнак кына йорт төзеделәр һәм хәзер алар шунда матур гына яшәп яталар, ашыкмый гына көндәлек эшләрен башкаралар. Әлбәттә, биредә дә әнинең яраткан чәчәкләре яздан алып көзгә чаклы атып утыра.
Без аларга карап, гел шатланабыз һәм сокланабыз – нинди матур тормыш узды газизләребез! Аларның дәвамчылары – без, ике балалары, дүрт оныклары һәм сигез оныкчыклары. Әти-әни безгә дә, оныкчыкларына да бар яктан үрнәк.
Без аларны шушы олы гомер бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз! 70 ел бергә яшәү ул язмыш бүләгедер һәм без аларга язмыш шундый бүләк биргәнгә бик шат. Әти-әниебезнең куаныч туйлары Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көненә туры килүен дә язмыш бүләге дип кабул итәбез.
Шушы саулыгыгызда безне шатландырып тагы да озак кына яшәргә язсын иде сезгә Ходай, хөрмәтле газиз кешеләребез!
Ләйлә ОРЛОВА-ХӨСӘЕНОВА.
Мәскәү.
Фотолар гаилә архивыннан.
“Туган як” газетасы