tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 76 елдан соң туган авылына кайтарып җирләнде
76 елдан соң туган авылына кайтарып җирләнде

76 елдан соң туган авылына кайтарып җирләнде

1942 елның февралендә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Тимербай Камилановның җәсәде күптән түгел туган авылы Башкортстанның Олы Шөкшән зиратына кайтарып җирләнде. Ул Тверь өлкәсе Ржев районы Тимонцево авылы янында барган алышларда һәлак булган. Якташыбызның сөякләре Мәскәүнең “Обелиск” тарихи-мәдәни үзәгенең “Дот” төбәк иҗтимагый оешмасы эзтабарлары тарафыннан табылган.

Аны туган җиренә кайтаруг Ватанны саклап һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү буенча Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Владимир Волков, Дәүләт думасы депутаты Илдар Бикбаев һәм Тверь өлкәсеннән Дәүләт думасы депутаты Виктор Веремеенко ярдәм итә.Сугышчының медальоны табыла һәм ул укырлык була. Мәгълүмат тиз арада якташларына, туганнарына җиткерелә. Авылда бу фамилия югалмаган, Шөкшәндә якын туганнары Соня Камиланова, аның балалары яши. Балтач районы Иванай авылында яшәүче оныгы Роза Ишморатова, Чиләбе шәһәрендә яшәүче 82 яшьлек кызы Минсафа Хаматьярова да үзенең өч улы белән әтисен 76 елдан соң җирләү өчен туган авылына кайткан.– Әтидән 4 яшьлек булып калганмын, киткәнен бик аз гына хәтерлим.

Мине “яраткан кызым, мин сине укытып кеше итәм”, – дип сөя торган булган, – диде Минсафа Тимербай кызы.Дәү әтиләре табуты янында тезелеп утырган оныкларын – өч ир-егетне күргәч, юк, югалмаган Тимербай балалары, батырның нәселе дәвам итә, дип сөенеп куясың.Хәрби комиссариаттан бирелгән архив белешмәсе:Кызылармеец Камиланов Тимербай Камилан улы, 1904 елгы, БАССРның Борай районы Олы Шөкшән авылында туган, БАССРның Борай районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизация буенча 1941 елның 23 сентябрендә хәрәкәттәге хәрби хезмәткә чакырыла һәм Чибәркүл шәһәренең 371нче укчылар дивизиясенә җибәрелә.

1942 елның февралендә хәбәрсез югала.Ржев-Вяземск операциясе дәвамында 1942 елның гыйнвар-апрель айларында гына да өч йөз мең кешенең гомере өзелә. Ржев “ит турагычы” дип тарихка кергән бу канлы бәрелешләр кемнәрне генә йотмаган. Эзтабарлар ярдәме белән сирәкләренең генә исемнәре ачыклана. Чөнки медальоннар бик еш табылмый, күпләр медальон йөртүне ниндидер сынаулар буенча начарга юраган.Гади колхозчы була Тимербай, хатыны Мичук белән биш балага гомер бирәләр, бишенчесе, Тимерҗан атасы сугышка киткәннән соң туа. Мичук әби дип, аны авылда бик азлар хәтерли инде, гаиләнең туган нигезендә хәзер истәлек булып бер агач кына үсеп утыра. Яугир хатыны биш баласын ачлык елларда, курчалап, исән калдыра алган. Ил белән килгән, дип сугыш авырлыкларына түзгән, гомер буе колхоз эшендә булган хатыны янәшәсеннән хәзер Тимербае да урын алды.

Фәнзәлия Бәдертдинова фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*