Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районының “Күмәк көч” газетасы хәбәрчесе, шагыйрь, каләмдәшебез Рөстәм Арифуллинга 1 апрельдә 60 яшь тула. Без аны шушы юбилее белән котлап, исәнлек-саулык, хәерле озын гомер, тормышында һәм иҗатында зур уңышларга ирешүен телибез.
Шушы уңайдан укучыларыбызга язучы Кадыйр Әхмәровның Рөстәм Арифуллин турында язган язмасын һәм юбилярның берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Район газетасы ишеген беренче мәртәбә ул 70нче еллар башында ачып керә. Аны газета хәбәрчеләренең район слетына чакырганнар икән.
— Мин редакция хезмәткәрләренә үземнең хатларым, беренче шигырьләрем аша таныш идем инде, — дип сөйли ул. — Шигырьләремә җавап итеп, аларның ни сәбәпле газетада басыла алмаулары турында аңлатмалар язалар иде. Тырышыбрак укырга, ә газета белән элемтәне өзмәскә дигән теләкләр мине тагын да канатландырып җибәрде. Ниһаять, бишенче сыйныфта укыганда, «Күмәк көч»тә «Каен» исемле беренче шигырем басылды. Ул шатлыгымны аңлатып та, әйтеп тә бетереп булмый. Әдәби иҗатым шулай башланып китте.
Урта Терешка авылының урта мәктәбен, Сызранның политехник техникумын тәмамлаган, ерак Якутиядә Совет армиясе сафларында изге бурычны үтәгән еллар да артта калган. 1980 елда, газета укучыларга үзенең иҗаты белән танылган егетне район газетасы редакциясенә фотохәбәрче итеп эшкә чакыралар. Шунда эшләвенә дә инде 37 ел вакыт узып киткән. СССР, Россия Журналистлары берлеге, Ульян өлкәсенең Татар язучылары берлеге әгъзасы бүген район газетасында инде бүлек мөдире булып эшли.
Рөстәм Арифуллинның иҗаты белән Татарстанның «Идел» альманахы, Самараның «Самар татарлары» журналы, «Бердәмлек» газетасы, Ульян өлкәсенең «Сембер язлары» альманахы, «Өмет» газетасы укучылары таныш.
Рөстәм Исмәгыйль улы Арифуллинның гаилә тормышы да, Аллага шөкер, гөрләп бара. Үзе кебек үк эшчән, тырыш җәмәгате Асия ханым белән тату яшәп, алар район үзәгендә бакча-каралтылары белән зур матур өй торгыздылар. Ике кыз тәрбияләп үстереп, белемле итеп, гаиләләре белән яшәргә фатиха бирделәр. Исәнлек-саулык, бәхет телисе генә кала.
Каләмдәшемнең иҗаты күпкырлы булса да, туган якка, туган җиргә багышланганнары күзгә ташлана төшә.
«Изге юл», «Туган якка кайту», «Кереп барам көземә», «Әтиләр печән чаба» кебек шигырьләрен укыганда, авторның шәхси кичерешләре сине дә шул мохитка алып керә, туган якка, туган җиргә булган мәхәббәт хисләре дәрьясына сала, шигырьләрне син укымыйсың, ә аларны үз исемеңнән, яттан сөйләгән кебек тоясың.
Тыңлый белсәң, тынлык та җырлый, дигән бер акыл иясе. Рөстәм дә тормыш агышындагы һәр нәрсәне сиземли, тоеп ала һәм аларга үзенең мөнәсәбәтен нечкә юмор аша җиткерә белә. Бигрәк тә намуссызлык, гаделсезлек, тәккәберлек, комсызлык, битарафлык кебек тискәре күренешләргә тап булганда, гаеплеләрнең изүенә барып ябышмый, үгет-нәсыйхәт (нотация) укымый, ә кинаяле сөйләм, якты шаянлык белән матур уйларга, игелекле эшләргә юнәлдерә. «Сары берлек», «Зирәк маймыл», «Яшең тулмый» шигырьләре нәкъ шундый.
Кадыйр ӘХМӘРОВ.
Туган якка кайту
Һәркем, чит җирләрдә яшәп,
Туган ягын сагына.
Мин дә шундый хисләр белән
Кайттым туган авылыма.
Авылыма баш идем дә
Ташты кайнап хисләрем.
Сиздем шунда, еллар үтеп,
Олы яшькә җиткәнем.
Исәнме, минем балачак,
Без уйнап йөргән урам.
Шау-гөр килеп үстек анда,
Бер урам тулы олан.
Урам тып-тын, беркем дә юк,
Юк балалар тавышы.
Уртаклаш, дидем, авылым,
Йөрәктәге сагышны.
Хатирәләргә күмелеп,
Уйланып тордым озак.
Туган йортка килеп керсәм,
Ишектә тимер йозак.
Күз алдымда һаман да шул –
Су буенда талбакча.
Әтием чалгысын кайрап,
Тир түгеп печән чаба.
Әнием яшел чирәмдә
Каз бәбкәләрен карый.
Мин ялан тәпи йөгерәм,
Дөньяны таный-таный…
Бакча да шул, йортта чирәм,
Элеккечә һәммәсе.
Чалгы таккан буш йортта тик
Кычкырмый каз бәбкәсе.
Уйларыма төелдем дә
Сорау бирдем: кем соң мин?
Кайтаваз килде күк күктән –
Син туган йортта ятим.
Елларымны саный-саный,
Язмыш белән килештем.
Учым тутырып, бакчабыздан
Кизләү сулары эчтем.
Сагынулар һәрчак шулай
Минем белән калсыннар.
Язган шигъри тәлгәшләрем
Әтиемә-әниемә,
Мәрхүмнәргә, авылдашларга
Дога булып барсыннар.