Урта Нырты авылында зур вакыйга булды – мәчет ачылды. Халык телендә Чиратнай дип йөртелүче бу авыл да Аллаһ йортының игелекле нурларына күмелде.
Мәчет ачылу тантанасына ТР Баш Казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, район имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафис Сәфәргалиев катнашты. Авылдашларының олы шатлыгын уртаклашырга читтә яшәүче дин кардәшләре дә кайткан иде.
Бәйрәмгә килүчеләр арасында шушы авыл тумасы, хәзерге вакытта Олы Нырты авылында имамлык вазыйфаларын башкаручы Мансур хәзрәт Арикиев шатлыклы хисләрен беренчеләрдән булып уртаклашты. “Мәчетнең салынуына иң сөенгән кеше ул миндер, мөгаен. Авылыбыз 90 елдан артык мәчетсез торды, бүген Аллаһ йортының ишекләрен ачабыз, бу һәрберебез өчен зур куаныч, мәчетсез авыл- ятим авыл”, -диде ул, авылның гыйбрәтле үткәненә ишарәләп.
Тарихка күз салсак, Урта Нырты авылында 19 нчы гасыр урталарында салынган биек манаралы мәчет халыкка озак еллар игелекле хезмәт күрсәткән. 1937 елда манарасы киселгәннән соң, дин йорты 1988 елга кадәр клуб бинасы хезмәтен үти. Ул чорда имам-хатыйб вазифаларын Сатыш мәдрәсәсен тәмамлаган татар Икшермәсе авылы кешесе Закир хәзрәт башкара. Ул вафат булганнан соң, имамлык вазыйфасы Оет авылы кешесе Шәяхмәт Минһаҗевка йөкләнә. Ә 1956 елларда имам булып Мөбарәкша Камалетдинов, алдагы елларда Гыйльметдин Гәрәев, Сәгыйть Габдрахманов, Хәбибулла Хуҗин, Әсрертдин Габдрахмановлар хезмәт итә. Халыкка дин кайтарылгач, шушы авылда гомер итүчеләр, читкә чыгып китеп бәхет эзләүчеләр дә туган төбәкләрендә мәчет булдыру теләге белән яшиләр. Шулай итеп, уртак көч, изге ният белән 2022 елның 15 октябрендә яңа мәчеткә нигез ташы салына. Мәхәллә советы мәчет имамы итеп шушы авыл егете Илмир Арикиевны билгели. 1 ел эчендә түбә астына кергән мәчет манарасына ай кую вакыйгасын да 2023 елның август аенда зурлап билгеләп үттеләр уртаныртылылар. Һәм менә бүген уртак тырышлык белән булдырылган Аллаһ йортында җәмәгать белән тәүге намаз укылачак.
Тантана Сабабызның асыл егете Камол Камоловның Коръән укуы белән башланды. Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та чыгышында мәчетләр санының арта баруын зур сөенеч булуын билгеләп үтте. “Төньяк казыяттә алты район бар, шунда 337 мәчет эшләп тора, Сабада гыйбадәтханәләр саны 60тан артып китте. Әлбәттә, бүгенге көндә акчаң булса, мәчет төзү авыр эш түгел, әмма кеше күңеленә мәчет төзүне акча белән генә башкарып булмый. Менә шушы салынган мәчетләребез кешеләр күңеленә мәчет төзергә ярдәм итсә иде»,- диде хәзрәт. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та мәчетнең игелекле бина булуын теләде, аны төзүдә актив катнашкан эшкуарларга, барлык халыкка олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов мәчетне салуда ярдәм иткән 20гә якын иганәчегә рәхмәт йөзеннән истәлек бүләкләре тапшырды. Мәчет имамы Илмир Арикиев та сүз алып: «Шушы матур тормышларда игелекле эшләр кылып, дус-тату итеп яшәргә язсын, мәчетебез озак еллар хезмәт итсен, сукмагыннан кеше өзелмәсен»,-диде.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланган соң, авыл өстендә коеп-коеп яңгыр ява башлады. Ирләр тәкъбир әйтә-әйтә мәчет эченә юнәлде. “Изге сәгатьтә булсын, бәрәкәтле яңгыр ява”,-диештеләр өлкәннәр. Беренче азан тавышы яңгыраган мәчеттә тәүге намазга басып, җәмәгать ил-көннәребезнең имин, киләчәгебезнең өметле, өммәтебезнең бердәм булуын сорап, кулларын догага күтәрде. Хәерле сәгатьтә булсын!
Чыганак: saby-rt.ru