Самара өлкәсе татарларының быелгы утызынчы юбилей Сабантуе 30 июньдә үткәреләчәк. Бу дата шәһәрдә футбол буенча Бөтендөнья чемпионаты уздырылган көннәргә туры килгәнлектән, аны өлкә һәм ил җитәкчелеге белән хәл итәргә кирәк иде.

Сабантуе, гадәттәгечә, Самараның Юрий Гагарин исемендәге паркта узачак һәм аны оештыруда өлкәбезнең барлык татар милли оешмалары да катнашачак.
Парк, һәрвакыттагыча, берничә зонага бүленә. Бәйрәмдә Казан артистлары, Кама Тамагы районының һәм Самара өлкәсенең үзешчән артистлары чыгыш ясаячак, ә футбол стадионында көрәш барачак.
Милли бәйрәмебездә чит иллләрдән футбол карарга килгән җанатарлар да катнашырга мөмкин. Шуңа күрә бөтен белдерүләр дә өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә яңгыраячак. Сабантуен үзләренең талантлары, кул эшләре, күргәзмәләре белән бизәргә теләүче милләттәшләребез өчен оештыручылар күпсанлы мәйданчыклар булдырырга вәгъдә итәләр.