10нчы июньдә Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы белән берлектә Абай Кунанбаевның 180 еллыгына багышланган «Абай һәм татар дөньясы» түгәрәк өстәле узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин катнашты һәм чара кунакларын сәламләде.
Шулай ук сәламләү сүзе белән ИФМК директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов, Казанда КР Генераль консулы Ерлан Искаков, ТР Халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе, җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин да чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл Хатыйп Миңнегулов, Флера Сәйфуллина, Фоат Галимуллин, Әлфия Галимуллина чыгышлары белән дәвам итте.
«Бәйрәм» ансамбле матур концерт номерлары белән чыгыш ясады, казах телендә җырлар һәм Абайның төрле телләрдә шигырьләре яңгырады.