23 март көнне Абдулино шәһәренең «Восточная» спорт базасында Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә өлкә чаңгы ярышлары узды.
Ярышта Абдулино муниципаль округы, Әсәкәй, Северный, Матвеевка, Шарлык районнары, шулай ук Самара өлкәсе һәм Башкортостан чаңгычылары катнашты.
Ярышларны, гадәттәгечә, Оренбур өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, «Авангард» ҖЧҖ (җитәкчесе Равил Акбаров), Абдулино шәһәре чаңгы узышлары Федерациясе һәм муниципаль автоном оешма «Олимп» оештырды.
Чаңгы узышларында катнашучыларга сәламләү сүзе белән Абдулино муниципаль округы башлыгы Денис Павлов һәм Оренбур өлкәсе закон чыгару җыелышы депутаты, төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдус Дәүләтов мөрәҗәгать итте.
Алар героик якташыбыз һәм аның батырлыгы турындагы истәлек кешеләрнең йөрәгендә яшәвен һәм әлеге ярышларның моңа ачык дәлил булуын билгеләп үттеләр. Аларның Абдулино җирлегендә үткәрелүе сөендерә. Барлык спортчыларга да уңышлы стартлар, бәхет елмаюы һәм җиңүле финишлар теләделәр.
Һәрвакыттагыча, чаңгы ярышлары бик динамик һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Моңа язгы һава да комачаулый алмады. Өлкәбезнең төньягында урнашкан Абдулиннан аермалы буларак Оренбурда кар эреп беткән иде, диярлек.
Дистанция тәмамланганнан соң спортчылар һәм анда катнашучылар шунда ук волонтерлар тәкъдим иткән хуш исле чәй һәм кайнар карабодай боткасыннан авыз итә алдылар.
Команда зачетында һәм эстафетада җиңгән командалар дипломнар, акчалата призлар һәм кубоклар белән бүләкләнде. Шулай ук шәхси беренчелектә призлы урыннар алган чаңгычылар да билгеләп үтелде.