Чардаклы районының Абдулла һәм Әсән авыллары барлыкка килүенә быел 300 ел була. “Алга” авыл хуҗалыгы производство кооперативы (колхозы) җитәкчелеге һәм авыл халкы әлеге датаны зурдан кубып билгеләп үтәргә җыена. Күркәм бәйрәмгә әзерлек барган көннәрдә “Өмет” газетасының иҗат төркеме Абдулла белән Әсәндә булып кайтты.
Тарих сәхифәләреннән
Абдулла һәм Әсән авылларына 1725 елда күрше төбәкләрдән күченеп килгән мишәр татарлары тарафыннан нигез салына. Танылган краевед Шамил Галимов Самара өлкәсе дәүләт архивында эзләп тапкан рәсми документ – “Метрика китабы” әнә шул хакта сөйли.
Әлеге татар авыллары илебезгә, татар дөньясына мәгърифәтче һәм галим Закир Кадыйри, халык артисты Габдулла Шамуков, Россиянең атказанган укытучысы, Димитровград шәһәренең Мактаулы гражданины Рифгат Ибраһимов, Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданнары Газис Мавзютов һәм Рифгать Ахмедуллов, медицина фәннәре докторы, профессор Фәһим Рахматуллов, ветеринария фәннәре докторы, профессор Эмиль Рахматуллин кебек данлыклы шәхесләрне биргән.
“Өмет”не яратып укыйлар
Авылга барып төшкәч тә, колхоз идарәсе бинасында урнашкан почта элемтәсе бүлегенә юл тоттык. Бүлек мөдире Лилия Габдрахман кызы Шмакалова безне шатланып, ачык йөз белән каршы алды. Беренче яртыеллыкта “Өмет” газетасын 41 йорт алдырган булса, икенче яртыеллыкта ул 35 йортка гына килә башлаган. Өлкән яшьтәге апаларыбыз, газетага язылыр идек тә, күзләребез начар күрә шул, диләр, дип халыкның моң-зарын җиткерде хат ташучы Рузия Мингәрәй кызы Закирова. Ә Әсән авылы почтальоны Җәмилә Хасибулла кызы Миннирахимова тагын дистәгә якын кешенең август аеннан язылырга җыенуы турында хәбәр итеп, күңелләребезне тынычландырды. Почтага коммуналь хезмәтләр өчен түләргә килгән ак яулыклы әбиләр исә “Өмет”не яратып укулары, дин битендә Коръән сүрәләре язылганга күрә, газетаны ертып ташламыйча, еллар буе кадерләп саклаулары турында сөйләделәр. Атна саен шундый бай эчтәлекле газета чыгарган өчен зур рәхмәт сезгә, диде Ак әбиләребез.
Абдуллага – 300 ел
Ә хуҗалык идарәсе бинасында Абдулла авылының 300 еллыгына багышланган бәйрәмне оештыру комитеты утырышы бара иде. Анда татар милли-мәдәни автономиясенең район бүлекчәсе рәисе Җәүдәт Мубинов та катнашты. Бәйрәмне иртәгә, 12 июльдә, Авыл көне итеп үткәрергә җыеналар. Өлкә һәм район җитәкчеләре, шушы җирдә, шушы туфракта туып үскән күренекле шәхесләр чакырулы. Хезмәт алдынгыларын, үрнәк гаиләләрне һәм СВОда катнашучыларның якыннарын хөрмәтләргә ниятлибез, диде хуҗалык җитәкчесе Самат Насыйров. Авыл халкын һәм туган җирләрен сагынып кайтучыларны татар сәхнәсе йолдызы Рәсим Низамов һәм аның иҗат төркеме катнашында бай эчтәлекле концерт көтә. Шәрәфле кунакларга истәлекле бүләкләр – 2018 елда нәшер ителгән “Абдуллово – наша Малая Родина” китабы һәм авылның бүгенге тормышына багышланган фотоальбом таратылачак.
Мәктәп урынына – мәдәният учагы
Авыл хакимиятендә безне киң күңелле, ачык йөзле администратор Гөлнара Иршат кызы Миннирахимова каршы алды һәм көне буе озатып йөрде. Ул егерме елга якын инде җирле администрациядә эшли, шуңа күрә һәрбер кешене, һәр гаиләне яхшы белә, аларны борчыган проблемалар белән таныш. Хәзерге вакытта Абдуллада 280 кеше яши, 160 шәхси хуҗалык бар. Җәй айларында дачник буларак авылга кайтып торучылар байтак икән. Дачникларның күбесе – башка милләт вәкилләре. Үткән елда, укучылар саны аз булуы сәбәпле, авылда Октябрьский лицееның филиалы булып саналган мәктәп бөтенләйгә ябылган. Мәктәп яшендәге дүрт баланы күрше Бряндинога автобус белән йөртеп укытканнар, быел шуларның икесе урта белем турында аттестат алып чыккан инде. Мәктәбебез бинасы буш тормый – “Алга” хуҗалыгы җитәкчесе Самат Насыйров спорт залында ремонт үткәреп, зур гына сәхнә ясатты һәм ике йөз йомшак утыргыч кайтартты, хәзер бөтен концерт-спектакльләр шушы мәдәният учагында уза, ди Гөлнара Иршат кызы. Авылда сугыш ветераннары калмаган инде, ә менә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары шактый икән әле. Абдулланың һәр урамындагы автомобиль юлына вак таш җәйгәннәр. Хәзер биредә яз-көз айларында машина белән кайтып керү проблемасы юк. Өлкә һәм район программасы буенча башкарылды бу эш, ди администратор. Яңгырлы җәйнең нәтиҗәсе монда да нык сизелә – урам башларында ук җир җиләге мулдан үсеп утыра. Җиләк җыярга кеше генә юк, дип көрсенә Гөлнара ханым.
Хезмәт ветераннары
Безгә авылның күпләргә үрнәк булырлык Хайретдиновлар гаиләсе белән танышырга насыйп итте. Равил абый белән Рузалия апа Хайретдиновларның гаилә корып бергә яши башлауларына тиздән 50 ел була. Алар икесе дә ишле гаиләләрдә туып үскәннәр. Бала вакыттан ук әти-әниләренең кул арасына кереп, физик хезмәт белән чыныгып үскәнгә, авылны, туган җирләрен ташлап китмәгәннәр алар. Равил абый 45 ел буе колхозның “тимер ат”ын – “ДТ-75” тракторын җегәрләгән. Хәзер ул рәхәт, тракторлар компьютер белән эшли, хәтта җилләткече дә бар, ә без кышкы салкында двигательны кул белән кабыза идек, дип искә ала Хезмәт ветераны. Ә Рузалия апа “Алга” колхозының алдынгы сыер савучысы була, берничә ел бозаулар да карый. Хайретдиновлар матур гына яшәп, ике бала – кызлары Алсу белән уллары Ринатны тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер балдан татлы оныклары Әлфия белән Эльвинаның, оныкчыклары Исламның уңышларына сөенеп яшиләр. Равил абый мәчеткә җомга намазларына йөри, ә Рузалия апа дини китапларны кулыннан төшерми. Алар “Өмет” газетасын беренче саныннан ук өйләренә яздырып алалар.
Дүрт буын вәкилләре бергә яши
Рамил белән Рузия Закировлар – авылның бар яктан да үрнәк гаиләсе. Әлеге зур, иркен, бөтен уңайлыклары да булган таш йортта дүрт буын вәкилләре дус-тату, аңлашып, гөр килеп яши. Иң өлкән, хөрмәтле кеше – 87 яшьлек Разия апа, аның урыны гел түрдә. Гаилә башлыгы Рамил үзенең мәхәббәтен күрше Ертуган авылыннан таба. Олы йөрәкле, мәрхәмәтле Рузиянең Абдуллага килен булып төшүенә 28 ел инде. Рамил армия сафларында хезмәт итеп кайтуга “КамАЗ” машинасына утыра һәм әле дә аннан төшәргә җыенмый. “Алга”да тырышып, җитәкчеләрдән бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетеп эшли. Кечкенәдән әтисе янына утырып йөргән уллары Айнур да “Алга” хуҗалыгында хезмәт итә. Аңа әле буяу исе дә кипмәгән өр-яңа “КамАЗ” машинасы биргәннәр. Айнур урак өстендә кырдан ындыр табагына ашлык ташый, шулай ук ерак юлларга йөри. Җәй айларында гаиләсе – хатыны Гөлинә, кызлары Ралина белән Талия дә авылда торалар. Зирәк Рузия ханым уңган, булдыклы, кулыннан гөл түгелгән киленен мактап та алды. Гөлинәбезнең белмәгән эше юк: машина да, мотоцикл да, квадрацикл да йөртә, ди ул. Чынлап та, капка төбендә берничә өр-яңа машина һәм, санамый булдыра алмадык, төрле зурлыктагы алты велосипед басып тора. Димәк, хәләл көч белән тапкан акчаның рәхәтен күреп яшиләр. Закировларның шәһәрдә гомер итүче кызлары Айгөл белән кияүләре Эмиль, оныклары Мөхәммәд тә ял көннәрендә кайтып, әти-әниләренә ярдәм итәләр.
Бар сукмаклар да мәчеткә илтә
Без авылның затлы, үрнәк гаиләләре белән күрешеп йөргән арада җомга вакыты да килеп җитте. Шуңа күрә авылның нәкъ үзәгендә урнашкан Аллаһы йортына ашыктык. Мәчетне туксанынчы еллар башында җирле хуҗалык һәм авыл халкы, читтә яшәүче якташлары ярдәмендә төзеп куйганнар. Гает көннәрендә намаз уку залы халык белән шыгрым тулы була икән. Ә җомга намазларына егермедән артык кеше йөри. Менә бу юлы да уналты мөселман кардәшебез бер сафка баскан иде. Мәчетнең имам-хатыйбы Равил хәзрәт вәгазь сөйләде һәм атна дәвамында мәчеткә тапшырылган сәдакаларның кабул булуын, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп дога кылдырды. Мәчеткә газ кертү мәшәкатьләре белән йөрибез бит әле, документларыбыз әзер дияргә була, ди хәзрәт. Ә “Алга” хуҗалыгы җитәкчесе Самат Насыйров бу эшне башкарып чыгарга һәрьяклап ярдәм итәргә җыенуы турында белдерде.
Абдулланы – “Алга”, ә “Алга”ны Самат Насыйров яшәтә
Тирә-яктагы авылларда колхозлар күптән инде таркалып юкка чыккан булса, чал тарихлы Абдуллада авыл хуҗалыгы кооперативы – колхоз сакланып калган. Бүген җирле “Алга” кооперативы Чардаклы районында гына түгел, тулаем Ульяновск өлкәсендә иң алдынгы, замана белән бергә атлаучы хуҗалыкларның берсе булып исәпләнә. Әлеге хуҗалыкны менә утыз елдан артык инде авылдашларының олы хөрмәтен һәм ихтирамын казанган абруйлы, тәҗрибәле җитәкче Самат Солтан улы Насыйров әйдәп бара. Безнең Абдулланы – “Алга” колхозы, ә “Алга”ны Самат Насыйров яшәтә, ди авылдашлары, горурлык хисе кичереп.
Самат Насыйров Абдулла авылында туып үсә. Мәктәптән соң авыл хуҗалыгы техникумын бетереп, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән, әлбәттә инде, кендек каны тамган туфракка – ата-бабалары җиренә кайтып урнаша һәм үз авылының чибәр кызы Сәмәрия белән гаилә корып җибәрә. Башта колхозда энергетик булып эшли. Аннары баш инженер итеп билгелиләр. Озак та үтми, колхозның партком секретаре булып сайлана. Туксанынчы еллар башында советлар иле таркалып, колхоз-совхозлар системасы челпәрәмә килгән чорда тәвәккәл ир-егет үз өстенә зур йөк алырга – “Алга” хуҗалыгын җитәкләргә ризалаша. Авылдашларының берничә буыны көче белән булдырылган колхозны саклап калып үсеш юлына бастыру өчен аңа күп тырышлык куярга, төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Самат Солтан улы сынаулар алдында сыгылып төшмичә, кыенлыкларга бирешмичә, авылдашлары белән аңлашып, кулга-кул тотынышып эшли һәм зур уңышларга ирешә.
Хәзерге вакытта “Алга” хуҗалыгының 5000 гектар чәчүчек җирләре бар. Шуның бер генә гектарын да чәчмичә калдырмыйлар икән. Чагыштыру өчен: советлар заманында Абдулла колхозының 4713 гектар җире булган. Күрше Мәләкәс районының 300 гектарга якын җирләрен дә эшкәртәбез, ди Самат Солтан улы. Иксез-чиксез киң кырларда бодай, сыра ясау өчен кирәкле арпа, соя, борчак һәм көнбагыш үстерәләр. Фермада эшләргә кадрлар җитешмәве сәбәпле, терлекчелек тармагын бетереп торырга булганнар. Киләчәктә “Алга”да ферма ишекләре яңадан ачылыр, мөгаен. Әнә, Самат Насыйровның СВО зонасында хезмәт итүче улы Рәдиф сугыштан җиңү белән авылга кайтып, нәселле атлар үрчетергә хыяллана икән.
“Хуҗалыкта эшләүче барлык белгечләр һәм механизаторлар, водительләр үз авылыбызныкылар. Улым Гадел шәһәрдән кайтып, агроном хезмәтенә алынды. Авыл яшәсен, сүнмәсен өчен бөтен тырышлыгын куя. Тагын бер яшь белгечебез Габдулла Абдреев инженер вазыйфаларын башкара. Чит ил техникасы серләренә бик тиз төшенә ул. Яшьләр авылдан китмәсен, төпләнеп калсын өчен шәһәр предприятиеләрендәге кадәр хезмәт хаклары түләргә туры килә. Мәсәлән, чәчү вакытында һәм урак өстендә механизаторлар, комбайнчылар һәм шоферлар аена уртача 100 мең сум тирәсе алалар. Без аларга кыш көне дә ярыйсы гына эш хакы түләп торабыз”,- ди Самат Солтан улы.
Хәзер Абдулла авылы кырларында тулысынча чит ил техникасы эшли. Заманча трактор һәм комбайннарны Росагролизинг оешмасы аркылы лизингка юнәтәбез, шул рәвешле машина-трактор паркын яңартып бетердек дияргә була, ди хуҗалык җитәкчесе. Германиядә эшләнгән биш “Класс” комбайны, чәчү комплексы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу мөмкинлеге бирә.
Чынлап та, Абдулла авылын – “Алга”, ә “Алга” колхозын Самат Насыйров яшәтә икән. Әлеге авылда без моңа күп тапкырлар инандык. 2022 елның көзендә “Алга” авыл хуҗалыгы производство кооперативы рәисе Самат Насыйров Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлне реконструкцияләү инициативасы белән чыга. Җитәкченең тәкъдиме авыл халкында яклау таба. Самат Солтан улы һәйкәлне яңарту эшләренә акча бүлеп бирү белән генә чикләнмичә, кирәкле подрядчыларны таба һәм эшнең барышын контрольдә тота. Реконструкцияләү эшләре нәтиҗәсендә, обелиск тулысынча яңартыла, һәлак булган авылдашларының исемнәре белән яңа стела барлыкка килә, шулай ук мәйданчыкка декоративлы плитка җәяләр. Ә быел Самат Солтан улы күренекле татар мәгърифәтчесе, мөгаллим, көнчыгыш халыклары белгече Закир Кадыйри һәйкәлен төзекләндерү чарасын күргән. Әлеге һәйкәл – авылыбызның визит карточкасы, барыбыз өчен дә истәлекле урын, ди ул. Шулай ук элеккеге мәктәпнең спорт залын ремонтлатып, мәдәният учагы ачып җибәргән. Хәзер авылда замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм халыкка, яшьләргә җыелып күңел ачу өчен клуб бар. Авылны, хуҗалыкны яшәтү өчен яшьләр кирәк, бөтен ышанычыбыз агроном Гадел белән инженер Габдулла кебек яшь белгечләрдә, алар күңел биреп, җаваплылык хисе тоеп, булсынга эшлиләр, ди “Алга”ның хуҗасы.
Ашханәдә тәмле ашаталар
Хуҗалыкның үз ашханәсе һәм читтән килеп эшләүче төзелеш бригадалары өчен бөтен уңайлыклары да булган кунакханәсе бар. Ике килендәш – Гүзәл белән Римма Сайфутдиновалар кооператив эшчеләренә көн саен кайнар аш әзерлиләр. Ашлары һәрвакыт өйдәге кебек телеңне йотарлык тәмле була, ди механизаторлар. Шулай булмый мөмкин дә түгел, аш-суга оста хуҗабикәләр пешергән аш бит ул.
Чал тарихлы мәчет
Милләт җанлы, туган ягының чын патриоты булган Самат Насыйров үз машинасы белән безне күрше Әсән авылына да алып барды. Әлеге авылга килеп кергәндә, Әсән 1725 елда барлыкка килгән, дип язылган матур вывеска каршы ала. Ә 1900 елда төзелеп, төрле чорларда башлангыч мәктәп, клуб булып хезмәт иткәннән соң, 2000 елда яңадан ачылган мәчеттә дин кардәшләребез җомга намазы укыйлар иде. Имам вазыйфасын башкаручы Дамир хәзрәт Галиакберов белән алты кеше сафка басканнар. Кыш көне мәчетебез җылытылмый, шуңа күрә намазга йөрүче юк, диләр Сургутта хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккач туган авыллары Әсәнгә кайтып урнашкан Марат һәм Нурия Латыйповлар. Хәзер алар авылның күрке булып, мәчеткә һәрьяклап ярдәм итеп торалар. Күптән түгел генә мәчетнең 125 еллыгы уңаеннан бергә җыелышып ремонт ясаганнар һәм зурлап корбан мәҗлесе үткәргәннәр. Авыл халкына, читтә яшәүче якташларыбызга һәм терәгебез, таянычыбыз, ышанычыбыз булган Самат Солтан улына чын күңелдән рәхмәт, ди Нурия ханым. Латыйповлар кебек тынгысыз йөрәкле, инсафлы кешеләр булганда Әсән тагын озак еллар иман нуры таратып яшәр әле дип ышанасы килә. Бу авыл халкы данлыклы якташлары – СССРның һәм РСФСРның халык артисты Габдулла Шамуковның исемен мәңгеләштерү чарасын да күргән. Мәчеттән ерак түгел аның истәлегенә мемориаль такта куйганнар. Ә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә обелискны яңартканнар, анда яңа исем-фамилияләр өстәгәннәр. Әсәндә без шулай ук ачык һавадагы музейны хәтерләткән йорт ишегалдына да тап булдык. Аны искиткеч зәвыклы итеп эшләнгән җил тегермәне белән кое бизи, алар янәшәсендә беседка – ял итү урыны да бар.
Исхак ХӘЛИМОВ.
Чыганак: emet73.ru