tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Абхазия Республикасында Бөек Ватан сугышы мемориалына чәчәкләр салу узды
Абхазия Республикасында Бөек Ватан сугышы мемориалына чәчәкләр салу узды

Абхазия Республикасында Бөек Ватан сугышы мемориалына чәчәкләр салу узды

Бүген, 8 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Абхазия Республикасында Бөек Ватан сугышы мемориалына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән чәчәкләр салды.

Чарада шулай ук Абхазия Республикасы парламенты спикеры Лаша Ашуба катнашты.

Абхазиядә Бөек Ватан сугышы мемориалы – һәйкәл генә түгел, ә Ватан өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә алу урыны да. Чәчәк салу халыкларны берләштерүче традицияләрнең берсе булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*