Новосибирскта узган XIX Федераль Сабантуйның төп батыры исеменә Татарстан көрәшчесе Раил Нургалиев лаек булды. Соңыннан үз үлчәү категориясендә җиңгән 6 көрәшче арасында төп бүләк – Фольксваген Поло” автомобиле өчен җирәбә уйнатылды. Җирәбә нәтиҗәсендә машинаның хуҗасы булып 120 кг кадәр авырлыкта җиңүче Лениз Абдуллин калды.