Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия форумының пленар утырышы кысаларында «Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе» республика дини берләшмәсе идарәсе рәисе, мөфти Абү-Бәкер хәзрәт Шабанович чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка даими игътибары һәм ярдәме өчен ихлас рәхмәтен белдерде:
– Мин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка чын күңелдән рәхмәтлемен, ул Беларуська килгән саен безнең белән очрашырга вакыт таба, тыңлый, ярдәм итә, кайгыртучанлык күрсәтә, — дип ассызыклады мөфти.
Аерым рәхмәт сүзләрен ул Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка җиткерде:
– Васил Шәйхразыев безнең өчен гаилә әгъзасы кебек. Ул һәрвакыт безгә килә, тормышыбыз белән чын күңелдән кызыксына, ихтыяҗларыбызны өйрәнә, татар зиратларына һәм каберлекләренә йөри, ата-бабаларыбыз истәлегенә тирән хөрмәт белән карый.