«Зерновой» колхозы Киров районы Малмыж районында әйдәп баручы хуҗалыкларның берсе. Биредә 2073 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, 880 башы – савым сыерлар.
Хуҗалык буенча һәр сыерга көненә уртача 22 литр сөт җитештерәләр.
Заманча төзелгән Голландча фермада 400 баш сыер савыла. Бу комплекста эш
күрсәткечләре югары. Монда яңа технологияләр кулланыла, һәр сыердан
көненә 26 литрга кадәр сөт савалар. Хәзерге вакытта бу ферманың савым
блогын зурайтырга керешкәннәр. Монда әлегә кадәрле берьюлы 28 сыер
савыла иде, ә хәзер 48 сыер савылачак.
Бу елның биш айлык нәтиҗәләренә күз салсак, 2897685 кг сөт
җитештерелгән. Бу узган елдагыга караганда, 24513 килога күбрәк.
Киләчәктә “Зерновой”лылар алдында һәр сыердан 8000 килограмм сөт саву
бурычы тора. Әлбәттә сыйфатлы терлек азыгы булса, яңа технологияләр
кулланылса, нәсел үрчетү эше тиешле күләмдә барса, бу күрсәткечкә ирешеп
була.
Хуҗалыкның быелгы эш планнары зурдан: савым сыерларны 400 башка
арттырырга исәпләре. Моның өчен Голландча ферма белән янәшә шундый ук
типтагы яңа ферма сала башлаганнар. Төзелештә хәзерге эш торышы белән
хуҗалыкның терлекчелек цехы начальнигы Ильяс Рашид улы Хәлиуллин
таныштырды.
Төзелешне “Приор” җәмгыяте алып бара. Бетон идәннәр җәелгән, каркас
куелган. Хәзерге вакытта ферма өчен җиһазлар эзлибез, ди Ильяс Рашид
улы. Мәсәлән сыерлар ята торган матлар, автопоилкалар, тирес чыгару җиһазы.
Мин барган көнне хуҗалык рәисе Рашид Гафиулла улы Хәлиуллин ферма
төзелешенә “финальный” рөхсәт алу өчен Мәскәүгә киткән иде.
– Әлегә кадәр ферманы хуҗалык акчасына төзедек. Хәзер безгә кредит алу
өчен шул рөхсәт кирәк, – дип дәвам итә Ильяс әфәнде. – Ферма
стеналарының өске ярты өлеше (боковые шторы) якты үткәрә торган
материалдан булачак, абзар эченә күбрәк якты кертәсе килә. Ферманы
үзебезнең сыерлар белән комплектлаштырабыз. (Хуҗалыкта кара-чуар нәселле
сыерлар асрыйлар). Җитмәстәй булса, сатып та алырбыз.
“Зерновой” хуҗалыгы – нәсел үрчетүче хуҗалык. Быел алар 40 баш тана
сатканнар инде.
Голландча фермада тирескә су кушып, сыек массага килгәнче болгаталар,
аннан соң ул җир астына салган торбалар буенча тирес чокырына суыртыла.
Тирес саклагыч чокыр элегә берәү генә иде, хәзер аның янына тагын икене
казып куйганнар. Аларның һәркайсы 4000 кубометр сыешлы. Тирес сыекчасы
җиргә сеңмәс өчен, чокырга нык, ертылмый торган пленкалар җәеп
калдыралар, тирес өсте дә шундый ук пленкалар белән каплана. Мондый
чокырда тирес тиз черә. Ике ай яткач, аны басуларга кертергә була, әзер
ашлама.
Савым сыерлар өчен ферма тәзелеп бетешкә, сыерларны бозаулата торган 305
башлык ферма да салырга исәпләре. Бу фермада сыерлар бозаулатылып, 20
көнгә кадәр шушында ук савылачак. Аның янәшәсендә салкын метод белән
асрый торган 259 башка бозау абзары да салыначак. Абзарның түбәсе була
да, һәм җилдән саклый торган “сеткасы”. Яңа туган бозаулар
тернәкләнгәнче, аерым будкаларда (телячий домик) торачаклар. Аларын 100
данә алып куйганнар инде.
Голландча комплекска килеп җиткәндә, тагын бер котлован казып, измә җәеп
катыралар иде. Монысы “санпропусник” булачак ди Ильяс әфәнде. Ягъни бу
бинада, санитар кагыйдәләрне үтәп, комплекска керүче машиналарның
тәгәрмәчләре дә юылып кертеләчәк, терлекчеләргә дә шушында өс киемнәрен
алыша торган бүлмәләр булачак.
Мал тук булса, бозаулар чирләмәсә, мул сөт һәм ит җитештерергә була.
Моңа ирешү өчен терлеккә азыкны баланслап ашатуда күрәләр. Сыерлар
алдына бөтен яктан баетылган азык салына. “Зерновой” хуҗалыгында сенаж,
силос белән ваклатылган салам да кушып бирәләр. Быел алар “Томогафк”
исемле салам ваклаткыч алганнар. Бу машинаны саламны 4 см һәм 2 см
озынлыкта ваклый торган итеп көйләп була диләр.
– Салам терлек азыгына структура бирә, ягъни скелет ролен уйный, азыкны
күпертә. Малның ашказанына кергәч, аны кытыклый һәм азык яхшы эшкәртелә,
– дип сөйли И.Р.Хәлиуллин.
Сүз уңаеннан Ильяс Рашид улының үзе турында да берникадәр әйтеп китәсем
килә. Хуҗалыкта терлекчелекне җитәкләүче буларак, ул бу эшкә бар
булганлыгын багышлый. Уңган, булган, белемле. Әле яшь булса да, инде
шактый нәтиҗәле эш күрсәткән белгечне район идарәсендә дә югары
бәялиләр. 2019 елдагы эш нәтиҗәләре буенча И.Р.Хәлиуллин “Иң яхшы
белгеч” район конкурсында җиңүче булып, аның фоторәсеме Мактау тактасына
да куелды.
“Зерновой”лыларга барлык сәяси һәм икътисадый киртәләрне дә үтеп,
төзелеш- ләрне башкарып чыгарга һәм мул продукция җитештереп сатып
барырга язсын.
Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары.
“Дуслык” газетасы