tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ачык Университет яңа курс тәкъдим итә
Ачык Университет яңа курс тәкъдим итә

Ачык Университет яңа курс тәкъдим итә

Музыкант-мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин белән яңа курс тәкъдим итәбез! 

Дәресләр төрки халыкларының музыка сәнгатен, төрле чорларда кулланылган уртак музыка уен коралларының тарихын, аларның бүгенге көндәге әһәмиятен өйрәнүгә багышланган. Рәхим итеп тыңлагыз!

Курсны тыңларга:

Ачык университет

VK Видео🤩

Rutube

YouTube

Бу курс нәрсә бирә?
-Төрки халыкларының уртак музыка уен кораллары белән танышу;
– Һәр уен коралының килеп чыгу тарихын һәм үзенчәлекләрен аңлау;
– Музыкаль традицияләрнең бүгенге мәдәни тормышта тоткан урынын бәяләү;
– Милли сәнгатькә карата мәхәббәтне һәм ихтирамны арттыру.

Дәресләр исемлеге:

1. Төрки халыкларының уртак музыка уен кораллары
Музыканың күпкырлы дөньясына күзәтү ясап, төрки мәдәниятнең музыкаль мирасын ача торган дәрес.

2. Курай
Төрки дөньяның символы булган курай тарихы, төзелеше һәм башкару үзенчәлекләре.

3. Кубыз
Кечкенә булса да, йөрәкне яулаучы моң чыганагы – кубызның көче һәм серләре.

4. Саз сыбызгы (таш сыбызгы)
Саз сыбызгы – үткән гасырларның моңлы авазларын бүгенге көнгә алып килүче борынгы корал.

5. Дәф
Ритм тудыручы, күңелне дәртләндерүче дәфнең тарихы һәм төрле халыклардагы урыннары.

6. Думбыра
Киләчәккә аваз салучы думбыра – халкыбызның җырлы дөньясына ачкыч.

7. Ятаган
Аз билгеле, әмма үзенә җәлеп итүче ятаган – уен коралының борынгы эзләре.

8. Кыл-кубыз
Тирән моңлы кыл-кубыз – күңел кылларын уята торган сихри аваз чыганагы.

9. Саз
Саз – төрки музыканың аһәңе һәм тарихның бер өлеше буларак.

10. Төрки музыка уен коралларының бүгенге көндәге әһәмияты
Милли традицияләрнең бүгенге тормышта ничек саклануын, яңарышын һәм яңгыравын өйрәнү.

Чыганак: TATFORUM

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*