15 нче февраль көнне, Адай авылы бозында, махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булган Шафиков Рөстәм Гаптелнур улы истәлегенә хоккей турниры узды.
Хәрби хәрәкәт вакытында гомере өзелгән каһарманны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Уенда барлыгы дүрт команда катнашты. Оештыручылар тәмле плов пешереп, кайнар чәй, коймак белән уенчыларны, кунакларны, авыл халкын сыйлады.
Бу чара вакытында Рөстәмнең бәяләп бетергесез батырлыгы, кыюлыгы алдында баш иеп, якыннарына рәхмәт сүзләре янгырады. Илләребезгә тынычлык килеп, егетләребез исән сау кайтып, шат күнел белән яшәргә язсын!