tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Адымнар» мәктәбе укытучылары коллективы «Аршин мал алан» музыкаль комедиясен чыгарды
фото: Рузилә Мөхәммәтова
фото: Рузилә Мөхәммәтова

«Адымнар» мәктәбе укытучылары коллективы «Аршин мал алан» музыкаль комедиясен чыгарды

«Адымнар-Казан» мәктәбе укытучылар халык театры «Аршин мал алан» музыкаль комедиясен тәкъдим итте. Бу «Яшел яр» укытучылар халык театрының 15нче спектакле.

«Менә унбишенче ел без шушы мәктәптә дип әйтик – башта ул 165нче мәктәп иде – укытучылар белән 15 спектакль куйдык. 2024 елның августында театрыбызга «Халык театры» исемен бирделәр. 8-10 дәрес укытканнан соң да килеп спектакль уйнаулары өчен укытучыларга бик рәхмәтлемен», диде театр җитәкчесе һәм спектакльнең режиссеры Нурания Җамали спектакль тәмамлангач.

Ул спектакльнең декорацияләрен һәм костюмнарны булдырырга булышкан Халык сәнгате һөнәрләре техникумына һәм аның директоры Рушания Сәүбәновага рәхмәтләрен җиткерде.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Биктова режиссер Нурания Җамалиның юбилее булуын искәртеп Мәгариф идарәсе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Ул укытучыларга тырышлык өчен, телне үстерүгә шартлар тудырулары өчен рәхмәт әйтте. «Эшегез җиңелдән түгел. Авыр эшегезгә карамастан, вакыт табып матур спектакль куйганыгыз, тамашачыга шатлык өләшкәнегез, башкаларга үрнәк булуыгаз өчен рәхмәт. Сез мәктәп кысаларында театрга мәхәббәт уятасыз», диде.

Котлаучылар арасында Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина, язучы Равилә Шәйдуллина һәм Нәкыя Гыйләҗева да бар иде.

«Ничә еллардан бирле Нурания ханым бер өзеклек ясамыйча милләтебезгә хезмәт итә. Бу аның зур эше, дәвамлы эше. Машалла», диде коллективны котларга килгән Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина. Ул шушы «театрны тудырган һәм сыйдырган өчен» дип ассызыклап мәктәп директоры Айдар Шәмсетдиновка рәхмәтләрен җиткерде.

Коллективны халык язучысы Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя Гыйләҗева да котлады. «Ике сәгать дәвамында без сәнгать дөньясының хикмәтләренә шаклар катып утырдык. Горурландык», диде ул.

Күренекле язучы Равилә Шәйдуллина әлеге спектакльне Камал театры сәхнәсендә күрсәтергә тәкъдим итте. «Көн саен аншлаг булачак», диде ул.

Спектакль бүген дә «Адымнар» полилингваль мәгариф комплексының Бондаренко урамында урнашкан бинасының актлар залында күрсәтеләчәк.

Спектакльдә укытучылар Динар Шәмсетдинов, Лилия Мөхәммәтшина, Марат Муллагалиев, Нариман Фәхрисламов, Тамчыгөл Камаева, Лииля Әхмәтшина, Раилә Арсланова һәм мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов катнашты. Финалда «Заман» бию ансамбле чыгыш ясады.

Рузилә Мөхәммәтова

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*