tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Афәрин, татарча язучылар! яки, Татар икәнсең, кил, утыр яз!
Афәрин, татарча язучылар! яки,  Татар икәнсең, кил, утыр яз!

Афәрин, татарча язучылар! яки, Татар икәнсең, кил, утыр яз!

Октябрь татар милләте өчен, Тукай туган апрель күк, аерым бер хөрмәткә ия айга әйләнергә мөмкин. Ник дигәндә, октябрьдә татар телендә диктант яза башладык. Татарстан, Россиядә генә түгел, бар дөнья шары буйлап татарлар яшәгән җирдә диктант язалар. Монда ничә татар бар икәнлеге мөһим түгел. Татар икәнсең, кил, утыр яз!

Утыр һәм яз, билге өчен язмыйсың, татар булганга язасың! Шулай дип бу көннеКиров өлкәсе Вятка Аланы шәһәрендә дә җыелды халык, Иске Пенәгәр авылында да. Вятка Аланында оештыру эшләрен Киров татарлары конгрессы “Сәфәр” татар яшьләре канаты җитәкчесе, “Вятско-полянская правда” район газетасы журналисты Әлфия Фәләхетдинова һәм шәһәрнең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рәйсә Мөхәммәтшина оештырды. Язу мәйданы “Победа” мәдәният сараенда урнашкан “Бердәм Россия” партиясе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә урнашкан иде.

– Диктант текстын белеме буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган Анна ханым Хәбибрахманова укыды, – диде Әлфия ханым. – Үзем мин татар мәктәбендә укымадым, шуңа күрә минем өчен бу җиңелдән бирелмәде, әмма яздым!

– Мин дә татар мәктәбендә укымадым, татар теле фән буларак әзме-күпме Казан университетында укыганда өйрәнелде. Әлбәттә, мин бишлегә яза алмыйм, эш билгедә түгел. Ничек булдыра алам, шулай яздым, – иде яшьләр оешмасы активисты Әнисә Хәлимова.

– Мин Кукмара районы Бурсык Елга авылында туып үстем, татар мәктәбендә укыдым. Мәктәп бетергәнгә шактый, татар телендәге кайбер кагыйдәләр онытылгандыр да. Кешегә бер-ике түгел, биш-алты тел белү дә комачау итми, ә бары тик аның аңын киңәйтә, башкаларны аңлау, аралашуны җиңеләйтә, – диде абыстайлар шурасы җитәкчесе Миннегаләм ханым Дәүләтшина. – Без өлкән буын арасында татар мәктәпләрендә ана телне фән буларак укыганнар күп ич, ник диктант язарга килмиләр икән?

Иске Пенәгәрдә диктант ике җирдә язылды. Узган елгы кебек үк мәчетттә, һәм, беренче тапкыр, мәктәптә. Оештыручысы – авыл имамы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов.

– Мәчеткә егерме кеше җыелдык, мәктәптә унбиш бала язды.– Диктант язасы көнне бәйрәм көткән күк көтеп алдык. Диктантны мәктәптә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан Гөлнур ханым Садриева укыды һәм тикшерде. Барлыгы сигез кеше бишле алды! – диде ул бик кәнәгать булып. Зиятдин хәзрәт төбәк тарихын өйрәнүче буларак күптән түгел Тубыл якларында булып кайткан иде, “Дуслык”та сәяхәтнәмәсе көтелә. Ә хәзер ул Курган ягына китте, диктант турында юлда барганда хәбәр итте.

– Без мәктәптә быел беренче тапкыр яздык, Зиятдин хәзрәт тәкъдим итте, – диде авыл мәктәбендә татар теле һәм технология дәресләреннән белем бирүче Раилә ханым Батыркаева. – Безнекен дә Гөлнур ханым тикшерде.

Татарча диктантны, шулай итеп, бөтен дөнья белән рәттән без дә яздык. Ничә кеше килү мөһим түгел, бу татарча язу хәрәкәтенең башы гына әле. Франциядә, әйтик, ике генә кеше катнашкан. Берсе укыган, икенчесе язган. Әмма бит без татар дип килгәннәр ич! Афәрин, Франция!

Диктант буенча бер теләк бар. Кешегә билге куймаска. Бишле булса “Афәрин!” дип яз, шуның белән бетте-китте. Ялгышлары булган очракта төзәт, билге куйма, кире бир.

Кире бир һәм аңа да “Афәрин!” дип куй.

Шәмсия Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*