tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Африкада Татарстан графикасы күргәзмәсе ачылды
Африкада Татарстан графикасы күргәзмәсе ачылды

Африкада Татарстан графикасы күргәзмәсе ачылды

Сенегал башкаласы Дакарда Vema галереясында Татарстан графикасы күргәзмәсе ачылды, анда Татарстаннан алты рәссамның 40тан артык эше тәкъдим ителде. Бу хакта «Татар-информ»га «Зөя утрау-шәһәрчеге « музей-тыюлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Юлия Нуриева хәбәр итте.

Күргәзмәгә килүчеләр Татарстан Республикасының халык рәссамы — өлкән буын вәкиле Рабис Сәлаховның эшләрен күрә ала. Россиядә ул рәссам, керамика һәм иҗтимагый киңлекләр дизайнеры буларак билгеле.

Шулай ук яшь рәссамнардан Сергей Царев, Ләйлә Фәезова, Казаннан Светлана Кыямова һәм Чаллыдан Айрат Йосыпов эшләре куелган. Мәскәүнең танылган графигы Мария Смольянинова Зөя һәм Россиянең башка шәһәрләреннән рухланып башкарган эшләр сериясен тәкъдим итте.

Вернисаж кунакларын Сенегал Республикасында РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Кураков, Венесуэланың Сенегал Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александро Коррера, «Калинка» рус мәдәни үзәгенең башкарма директоры Мари Азанлин һәм башкалар сәламләде.

Кураков Сенегал белән Россия арасындагы элемтәләрне үстерүнең мөһимлеген һәм Татарстанны христиан һәм ислам традицияләрен, күренекле мирас объектлары һәм динамик үсештә булган икътисад белән берләштергән республика буларак билгеләп үтте. Ул җирле бизнес җәмәгатьчелеген Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекнең перспективалы икәнлегенә игътибар итәргә чакырды.

Венесуэла Республикасы илчесе Рабис Сәлаховның эшләрен, аларның тирән милли һәм традицион тамырларына аерым тукталды. Александро Коррера бу авторның халыкның җанын һәм традицияләрен яшь буынга җиткерә алырлык ачык һәм тирән образлар тудыруын искәртте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*