tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Агроном да, укытучы да
Агроном да, укытучы да

Агроном да, укытучы да

Авыл хуҗалыгы институтында агроном һөнәрен үзләштереп, Әфган сугышының утлы юлларыннан үткән Рафик Яхъя улы Аделов бүген Новоспасское технологик техникумы студентларына белем бирә.

Үз алдына зур максатлар куючы Рафик Аделов Татар Сайманы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, туган авылының “Кызыл юл” колхозында бер ел эшләп тормыш тәҗрибәсе туплый. Аннары имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, Ульяновск авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына керә. Колхоздан стипендия алып укыган яшь белгечне туган якларына – Николаевка районының “Прогресс” совхозына бүлекчә агрономы итеп эшкә юллыйлар. Озак та үтми, сөлектәй таза егетне Совет Армиясе сафларына алалар. Ерак Төрекмәнстан далаларына барып эләгә ул. Илле градустан артык эсседә эчә торган суга бик тә инде тилмердек, ди Рафик, яшьлек хатирәләренә бирелеп. Хәрби часть командиры исеменә ике тапкыр рапорт язганнан соң, аны Әфганстанга җибәрәләр. Үз теләге белән ут эченә киткән егет әти-әнисен борчуга салмас өчен Әфганга озатулары турында бөтенләй белгертми, хатларында, мин Чехословакиядә хезмәт итәм, дип яза. Сугышта булуы хакында бары тик бертуган абыйларына гына хәбәр итә. 1,5 ел дәвамында медицина батальонында хезмәт итә. Үлем белән күзгә-күз очрашкан, сугышчан иптәшләрне югалткан чаклар еш булды, андагы авырлыклар хәзер дә әле күз алдында тора, ди Рафик.

Армиядән чыныгып кайткан егет җиң сызганып эшкә керешергә ниятли. Хыял канатлары аны шәһәргә алып китә. Проблемалар белән тулы шәһәр тормышы, андагы ыгы-зыгы, гел каядыр ашыгулар күңелемә бер дә ошамады, тиз туйдырды, шуңа күрә авылга кайтып төпләнергә булдым, ди Рафик. Головино авылының “Прогресс” хуҗалыгына баш агроном булып урнаша. Кырчылык күрсәткечләре буенча районда артта калган хуҗалыклар исемлегендә булган әлеге совхоз өч-дүрт ел эчендә алдынгылар сафына чыга. Халык күңел биреп эшләргә өйрәнде һәм уңай нәтиҗәләр озак көттермәде, ди Аделов.

Тик туксанынчы еллар уртасында җәелеп киткән кыргый базар экономикасы, акчасызлык бөтен тормышны тамырдан үзгәртә – колхоз-совхозлар бөлгенлеккә чыгып, авыл хуҗалыгы тармагы тәмам челпәрәмә килә. Рафик Аделов гаиләсен туендыру максаты белән эш эзләргә керешә. “Нефтяник”ка урнашып карый, аннары Самара шәһәренә барып төзелештә эшли. Ә 2023 елдан ул Новоспасское технологик техникумы студентларына агрономия буенча белем бирә. Барлыгы ун фәннән укыта ул. Көн саен дүрт группада кимендә алты-җиде дәрес бирергә туры килә икән. “Агрономия” һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр группасында 25 студент укый. Производство практикасын өлкә күләмендә танылган “Агроинвест” ширкатендә үтәләр. 9 классны бетереп техникумга укырга килгән егетләр һәм кызларның грамоталылыгы, белем базасы түбән дәрәҗәдә булуы гына тирән борчуга сала, ди Рафик Яхъя улы. Ул бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, студентларда  җиргә карата мәхәббәт уятырга, агрономия фәне белән кызыксыну тудырырга омтыла. Әлбәттә инде, араларында чын агроном булырга, киләчәктә җирдә эшләргә теләүчеләр дә бар, әмма алар бик тә аз, ди ул. Югыйсә, техникумда барлык белгечлекләрне дә тирәнтен үзләштерү өчен бөтен шартлар тудырылган. “Профессионалитет” федераль проекты буенча өр-яңа уку-укыту корпусы төзеп куйганнар һәм аны замана таләпләренә туры китереп җиһазландырганнар. Биредә студентларны авыл хуҗалыгы дроны һәм квадракоптеры белән идарә итәргә дә өйрәтәләр. Бездән диплом алып чыккан белгечләр авыл хуҗалыгында тырышып хезмәт итәрләр дип өметләнәбез, ди педагог.

Рафик Аделовның күпьеллык тырыш, намуслы хезмәте югары бәяләнгән. Әнә, укытучының эш кабинетын Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы, Новоспасское район хакимияте җитәкчеләре тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатлары, төрле грамоталар һәм сертификатлар бизи.

Рафик Яхъя улының гаилә тормышы да сокланырлык. Головино авыл администрациясендә белгеч булып хезмәт итүче хатыны Гөлсинә Умәр кызы белән язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Олы уллары Радик – Ульяновскида төзелеш фирмасында ПТО начальнигы. Икенче уллары Раил “Роснефть” ширкатендә инспектор вазыйфасын башкара. Ә кызлары Алсу педагогия университетын тәмамлап, делопроизводитель һөнәрен үзләштергән. Балдан татлы оныклары Амир һәм Роберт та уңышлары белән сөендерәләр.

Хатыным янәшәмдә, бала-оныкларым кайтып йөриләр, газиз әнием исән-сау, туганнарым белән аралашып яшибез, яраткан эшем бар, бәхет өчен шул җитә, ди Рафик Яхъя улы.

Исхак ХӘЛИМОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*