Эшлекле сәфәрен дәвам итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Томск өлкәсендә яшәүче татарларның мәдәни тормышы һәм милли-мәдәни үзәк эшчәнлеге белән дә танышты.
Делегация составында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Себер федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә бар.
Алар концерт кичәсендә катнаштылар. Концертка җыелучыларны Губернатор исменнән Томск өлкәсе Губернаторы вазифасын башкаручы А.М.Рожков сәламләде. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев активистларны тәбрикләде. Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтариятенең беренче рәисе Мурат Хөснетдинов, Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Наил Мәҗитов, Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Равил Сабитов Бөтендөнья татар конгрессының Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнделәр. Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен «Татар мәдәни үзәге» Томск өлкәсе Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Шамил Халитов Томск өлкәсе «Татар мәдәни үзәге» методисты Камил Аплин, Томск өлкәсе «Татар мәдәни үзәге»нең иҗади түгәрәкләре җитәкчесе Рәйсә Шабаева Томск районы «Черноречье урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укытучысы Лира Вохидова һәм башка активистлар Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Шулай ук, мәдәни үзәккә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның махсус бүләкләре – татар телендә матур әдәбият китаплары тапшырылды.
Чара күркәм музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Башта Томск өлкәсе татар үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады, соңыннан Татарстан Республикасының “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бай концерт программасын тәкъдим итте.






