Бүген, 20 декабрь, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан тамашачылары алдында иҗади хисап тотты. Концерт Гаилә елына багышланган пролог белән башланып китте. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.
Данис Шакиров тамашачыларны сәламләп, “Агыйдел” ансамбленең даны Татарстан чикләрен ашып төбәкләргә һәм чит илләргә таралуын, коллективның инде күп еллардан бирле Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек итүен, бик күп җирләрдә татарның югары зәвыклы сәгатен, мәдәниятен танытуын билгеләп узды. Алга таба ул Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын ансамбльдә хезмәт һәм иҗат итүче гаиләләргә тапшырды.
1966 елда Актаныш районы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйгесендә бик күп талантлар ачыла. Биючеләр беренче тапкыр Казанга барып, телевидениегә язылалар. Күмәк хуҗалыклардан акча күчереп, биючеләргә Казанда махсус татар милли киемнәре тектерәләр. Биючеләр башкалага пароход белән баралар. Агыйдел буйлап барганда, яшьләр Казаннан кайткач та таралышмаска, ансамбль булып оешырга сүз куешалар. Яңа ансамбльгә «Агыйдел» исемен кушалар.
1969 елда ансамбльгә «Халык ансамбле» исеме бирелә. 1990 елда җырчы-биючеләребез Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек була. «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле – 2012 елда әлеге югары статуска ия булган профессиональ коллектив.