Әй, гомер дигәнең, бу сәнгать коллективы әле кайчан гына төзелгән иде бит. Менә инде 19 октябрьдә Чардаклы район мәдәният йортында “Ак чәчәкләр” татар вокаль ансамбленең биш еллык юбилеенда да булдык.
Әлеге иҗат коллективының исеме дә, дөньяга туу вакыты да бик үзенчәлекле. 2019 елның азагында Кытайда “ковид-19” дигән үләт чире чыгып, 2020 елда пандемия булып бөтен дөньяга таралды. Ул вакытта очрашу һәм аралашуларга чикләүләр кертелде. Әмма Чардаклының тынгысыз йөрәкле татар хатын-кызлары профессиональ музыкант Лилия Егоровна Хузееваның өенә такси белән йөреп, җырлашалар, ансамбльгә нигез салалар. Шундый авыр вакытта да репетицияләре тукталмый.
Тормыш бераз үз рәтенә кереп, халык элеккеге халәтенә кайтты. Чардаклы татар ансамбленә йөрүчеләргә милләтебез тарихы турында сөйләп биреп, “Ак чәчәкләр” исемен алырга тәкъдим иттем, алар берсүзсез риза булдылар. Беренче көннән үк ансамбльне Чардаклы балалар музыка мәктәбе укытучысы Лилия Хузеева җитәкли. Мөмкинлектән файдаланып, Лилия ханыма зур рәхмәтебезне җиткерик әле.
Исеменә килгәндә, ак чәчәкләр – ул тарихи исем. Газета битләрендә бер тапкыр бу турыда язган идек, халык гел кызыксынып торгач, кабатларга булдык әле.
Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай кымыз белән дәвалану өчен “Идел” газетасы җаваплы сәркатибе Сәгыйть Рәмиев чакыруы буенча 1911 елның апрель-май айларында Әстерханда була. Әстерхан Тукайны зурлап каршы ала, хөрмәт итә, күп җирдә әдәби кичәләр, очрашулар уза. Тукай күбесенчә заманында атаклы саналган иске татар бистәсе Тияктә (Царево) була. Монда татар тормышы гөрли, “Идел” газетасы редакциясе дә шунда эшли. Шагыйрьнең күп вакыты Әстерхан төрки-татарларының укымышлы, дөньяга алдынгы карашлы вәкилләре арасында үтә. Ул вакытта әзәрбәйҗанлы табиб, күренекле җәмәгать эшлеклесе Нариман Нариманов Әcтерханда сөргендә була, җирле татарлар белән нык элемтәдә тора, татар театрында һәвәскәр режиссер буларак өч телдә (татар, рус, әзәрбәйҗан) спектакльләр куя. Тукай бу вакытта инде нык авыру була – үпкә туберкулезыннан җәфалана. Нариман Нариманов Тукайны карый һәм анда вакытта күзәтеп тора. Май аенда җирле төрки яшьләр – күбесенчә татарлар һәм нугайлар, үзара оешып табигатькә чыга һәм үзләренең җыенын маевка дип атый. Яшьләр анда төрле, шул исәптән сәяси, икътисади темаларга чыгышлар ясый, шигырьләр сөйли, ягъни милләт мәсьәләсен күтәрә. Шундый милли җыеннарның берсе 1 майда Камызяк районындагы утрауда үтә. Тукай шушы актив яшьләр арасында була. Тирә-якта сихри матурлык, табигать уянган, Әстерханның җылы кояшы тәнне һәм җанны иркәли, кошлар сайрый, якын тирәдәге тирәкләр ак чәчәктә – тормышка, яшәүгә өмет уята. Тукай Әстерханнан күтәренке күңел белән, сәламәтлеген ныгытып китә, аннан соң да әле ике ел яши, иҗат итә.
ХХ нче гасыр башы – туберкулез авыруының бик азган чагы. Табиблар мондый төр авыруларга коры һәм эссе һавалы якка: Урта Азиягә яки Әстерханга барырга киңәш итә. Әстерханның татар яшьләре шул маевкалардан соң иҗади бригада төзеп, калада, өлкә авылларында концертлар куеп йөри һәм җыелган акчаны туберкулез белән авыручылар фондына тапшыралар. Бу бригадалар “Ак чәчәкләр” исеме белән чыгыш ясый һәм шул исем белән тарихка кереп кала.
“Ак чәчәкләр” – тарихи исем, һичшиксез, Тукай белән турыдан-туры бәйле. Соңрак шундый ук концертлар Идел буйлап югарырак күтәрелеп, Саратов, Самара калаларында оештырылып, Казанга кадәр барып җитә.
Татарлар ак төсне аеруча ярата, хөрмәт итә. Бу безнең тормышта да чагыла: Ак мәчет – Җәмигъ мәчете – Үзәк мәчет, Ак кала, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы, Ак патша, Ак әби, аксакал, ак юл, ак бәхет, ак чәчәкләр...
Габдрахман Әпсәләмов врачлар тормышына багышланган “Ак чәчәкләр” исемле китап язган. Ул китап халык соравы буенча күп тапкыр басылып чыкты. Казанның Татар дәүләт академия театры шул исемдәге спектакльне ике тапкыр куйды. Ул спектакль менә ярты гасыр инде телевизордан күрсәтелә. Ниһаять, ун еллап элек Татарстан телевидениесе “Ак чәчәкләр” исемле нәфис фильм төшерде, халык аны шулкадәр яратып кабул итте, бу фильмны елына бер-ике тапкыр кабатлыйлар. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы медицина хезмәткәрләре көненә багышлап “Ак чәчәкләр” исеме белән һәр елны “Елның иң яхшы табибы“ конкурсын үткәрә.
Чардаклыда “Ак калфак” оешмасы төзелү, “Ак чәчәкләр” татар ансамбле тууы уңаеннан үзебезнең өй алдына, больницаның поликлиника йортына июнь аенда ап-ак чәчәккә күмелеп утыручы ак чәчәкләр агачын утырттым. Ансамбльдә җырлаучыларның һәрберсенә бу агачның рассадасын бүләк иттем, шул мизгелдә истәлеккә фоторәсемгә дә төшкән идек әле. Икенче елны 10-15 см биеклектәге үсентеләрне кайбер врачларга, шул исәптән ул вакыттагы баш табиб И.В.Барбашинага, Үрән, Абдулла авыллары хатын-кызларына биргән идем. Әстерханда бу агачны ак чәчәкләр дип йөртәләр, фәнни исеме – катальпа. Көньякта үсә, кояшны, иркенлекне ярата, яфраклары фил колагы кебек зур, җәй башында туй күлмәге кигән кыз сыман ак чәчәккә бата, көзен чәчәкләрдән стручок – 30-35 смлы кузак ярала. Эчендә бик күп орлыклар була. Кузакларның иң зурысыннан ике-өчне сайлап алып, кышка җылы, коры җиргә сакларга куям.
Чардаклыда безнең өй алдына утырткан үсенте агач булып үсеп җитте һәм бишенче елны чәчәк атып, кузак бирде. Шул кузаклардан чыккан орлыкны һәр елны помидор рассадасы кебек утыртып, үсентеләрен Татарстандагы туганнарга, дусларга, Чардаклы халкына таратам. Монда җитлеккәннәренең яфраклары бераз зуррак (һавада дым күбрәк), чәчәкләре бераз кечкенәрәк (кояш бу якта алай эссе түгел) була. Яфраклары зур һәм авыр булганга, агачның кәүсәсе бишенче елны буйга ярылырга мөмкин, шуның өчен астагы ботакларны кисәргә кирәк.
Җыеп әйткәндә, Тукай исеме белән бәйле булып дөньяга туган “Ак чәчәкләр” ансамбле халыкның рухын ныгытсын, ә инде ак чәчәкләр агачы Чардаклы җирендә тамыр җибәреп, күп итеп үрчесен дә, тирә-якны матурлыкка күмеп, халыкны шатландырсын иде. Бәлки, кайчан да булса “Ак чәчәкләр” ансамблен төзүчеләрнең нәсел дәвамчылары, монда безнең нәселнең дә өлеше бар, дип искә алырлар.
Ансамбльне юбилее белән Чардаклы район хакимияте башлыгы исеменнән Наталья Уресметова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, район автономиясе рәисе Җәүдәт Мубинов, районның Аксакаллар оешмасы җитәкчесе Җәмил Хакимов, “Кызлар күңеле” ансамбленә йөрүче балаларның ата-аналары исеменнән Зифа Хисамова котлады. Концерт тулысынча Чардаклы татарларының үз көче белән оештырылган иде. Кичәне Рамил Летфуллов алып барды. Чара аның туган көненә туры килде, шул уңайдан соңыннан кызын кулына алып, русча үзе язган шигырен укыды. Юбилей концерты СВОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән оештырылган иде, билетлар буенча 9600 сум акча җыелды, диделәр, билет бәясе – 100 сум. Концерт вакытында, билет хакы ник бик аз, 100 сум хәзер акча түгел бит инде, дигән фикер дә яңгырады. Теләгәннәргә акча салыр өчен аерым ящик куйганнар иде.
Ансамбльнең репертуары бай, яхшы тавышлы җырчылар җыелган. Башкарган җырлары безнең заман халкы яратып тыңлаган җырлардан тора. Миңа аларның визит карточкасы булган, югарыда язып үтелгән фильмнан “Ак чәчәкләр” җыры (Вил Усманов музыкасы) һәм “Сагыну” җыры (халыкта аны “Ак чәчәкләр” дип йөртәләр) ошый. Ансамбль районда, өлкәдә оештырылган чараларда, концертларда катнашып килә. Шактый конкурсларда катнашып призлы урыннар алды. Оешкан елны ук Ульяновскида үткән өлкә татар җыр конкурсында икенче урынны яуладылар. Оешкан вакытта тугыз кеше иде, хәзер җидәү йөриләр. Юбилей концертында “Шатлык” балалар бию ансамбле, “Шанс” төркеме (җитәкчесе – Ю.Юденичева), “Кызлар күңеле” ансамбле чыгыш ясады. Соңгысына киләсе елда егерме ел була, бу коллективны Лилия ханым Хузеева Үрән авылы балалар бакчасы базасында төзегән иде. Алар төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Казаннан 2018, 2019 елларда икенче һәм өченче дәрәҗәдәге лауреат булып кайттылар. “Кызлар күңеле” ансамблендә тәрбияләнгән Гүзәл Якупова Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә хореографлыкка укый, Сабантуйларда катнаша.
Концертның рәсми өлешеннән соң аралашуыбызны чәй өстәле артында дәвам иттек. Чараның спонсорларын да язып үтик: Аббәс Сулейманов, Альберт Хакимов һәм Айдар Хузеев.
Ансамбльнең җырчылары тормышта да җитез, һәркайсы производствода эшләп лаеклы ялга чыккан. Баштагы чорда катнашып йөргән Луиза апа Науметова – акушерка. Чардаклыда аны белмәгән кеше юк, никадәр баланы бу дөньяга кабул иткән бит ул! Сәгадәт ун елдан артык Казанда үзешчән театрда уйнаган, хәзер дә бик актив, үзенең яшьлегенә бәйләп язган мини–спектакльне сәхнәгә куйды. Фирганә Ульяновск өлкә татар язучылары берләшмәсенә кабул ителде. Төрле бәйрәмнәр уңаеннан шигырьләр яза, “Ак чәчәкләр”нең бу бәйрәменә дә шигырь иҗат иткән иде. Чәй өстәлендәге пирогларны Миңнур пешергән, кортны ансамбль җитәкчесе Лилия ханым үзе әзерләгән. Ансамбльдә озак вакыт җырлаган Румия апа әле дә коллектив белән бәйләнештә, бу табынны әзерләгәндә дә булышты. Яшьрәкләрдән арабызга Гөлсинә, Гүзәл һәм Зөлфия килеп кушылды. Ансамбльгә Колмаердан кадәр килеп йөрүче Гөлфинә Каюмова инде вафат.
Юбилей концерты зур уңыш белән, гомергә истә калырлык булып үтте. Тамашачы озак итеп үзенең алкышларын җиткерде һәм “Ак чәчәкләр” коллективы җитәкчесе Лилия Хузеевага Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирү тәкъдимен хуплап чыкты.
Наилә Потеева-Фатыйхова-Яуширмәле,
Чардаклы бистәсе.
Чыганак: emet73.ru