«Ак каен» татар халык фольклор ансамбле — «Халык җәүһәрләре» Халыкара милли-мәдәни фестивале лауреаты.
“Пирамида” концертлар залында “Халык җәүһәрләре” Халыкара милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты гөрләде. Тамашачылар һәрбер чыгышны яратып, алкышлар белән җылы итеп каршыладылар.
Фестиваль-конкурс «Халыкчан башкару», «Эстрада җыры», «Инструменталь башкару», «Академик вокал», «Хореография», «Ансамбль» номинацияләрендә үткәрелде. Кичәдә Кытай, Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән артистлар чыгыш ясады. Мәртәбәле жюри өч турга узган барлык катнашучыларны беренче дәрәҗәдәге лауреат дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләде.
Гала-концертта «Ак каен» фольклор ансамбле бик уңышлы чыгыш ясады.
Чыганак: samtatnews.ru