Сигез йөз ел – күпме бу, азмы? Төрле мәдәниятле халык яшәгән төбәк турында гына уйласаң, бу күп тә түгел кебек. Кабер ташларына карап кына бу еллар турында язсаң, әле аңа кадәр дә кеше яшәгәндер бу җирләрдә дигән уйлар да башка килә. Тарихы гаҗәеп бу авылның.
Табигый, авылның төп байлыгы – гади, киң күңелле, тырыш һәм хезмәт сөючән кешеләре. Күренекле шәхесләрдән Советлар Союзы Герое Хәбибулла Нәбиулла улы Хәйруллин, генерал-майор Зәки Йосыф улы Котлин, хәрби бурычын үтәгәндә Әфганстанда һәлак булган Фәрит Галимҗан улы Шәйдуллин шушында туган. Бөек Ватан сугышы кырында 93 авылдаш ятып калган.
Күптән түгел Коры Көрнәле авылының 800 еллык бәйрәме билгеләп үтелде. Күп еллар югары вазифаларда эшләгән Зиннур Бәширов бәйрәмне оештыруны башлап йөрүче булды. Мәдәният йортында милли моңнар ишетелә. Фойеда – күргәзмәләр. Аларда авыл тарихы, халыкның кул эшләре.
Күптән бер-берләрен күрмәгәннәр күрешә, кочаклаша, хәл-әхвәл сораша. Бер-берләрен танымый торучылар да бар.
Бәйрәмне күп еллардан бирле авыл мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән мәдәният йорты җитәкчесе Дилбәр Казакова ачып җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы Хәмит Медведев та кайткан кунакларны, авыл халкын бәйрәм белән котлады. “Алтын ай” коллективы, гармунга кушылып, “Көрнәле” җырын җырлады.
Бәйрәмне район башлыгы урынбасары Николай Чурин дәвам итте. Ул шушы елларда Көрнәле тарихында эз калдырган кешеләргә район администрациясе башлыгы исеменнән мактау кәгазьләре тапшырды.
Башкалабыздан килгән галим, “Коры Көрнәле тарихы” китабы авторы Илһам Гомәров чыгышын да халык зур игътибар белән тыңлады. Театральләштерелгән тамаша мәдәният йортына җыелган бар халыкны шаккатырды. Коры Көрнәле авылының килеп чыгуы турында риваятьне Дилбәр Казакова (авторы) һәм Кр. Баран авылы клуб мөдире Володя Анисимов сәхнәләштерде. Уракчы кызлар биюе, яшьләр җырлары, кичке уеннар аулак өй күренешләре белән үрелеп барды. Авыл мәдәният йорты үзешчән артистларының чыгышын караганда күбесенең күзләре яшьләнде. Мәдәният йорты залына гына сыймыйча, фойеда да урын алган халык гөрләтеп кул чапты. Казаннан килгән мәртәбәле артистларны да халык рәхәтләнеп тыңлады.
Утыз елдан артык гомерен мәктәпкә, балаларга багышлаган укытучы, тарихчы, Көрнәле музеена нигез салучы, авыл тарихын өйрәнүче, чыгарылган китапка бик күп мәгълүмат бирүче Коры Көрнәле кызы Резедә Фатыйхова халыкны авыл тарихына кагылышлы бик күп кызыклы материал белән таныштырды.
Читкә киткән авылдашлар туган якны сагынып кайталар, социаль челтәрләрдә аралашалар. “ВКонтакте“да “Туган авылым” төркемен төзүче Көрнәле кызы Гөлфинә Вәлиуллина-Гусева авыл тормышы белән даими кызыксынып тора. Төркемдә Көрнәлегә багышланган клиплар, фотосурәтләр, җырлар куелып барыла, кешеләре турында языла. Гөлфинә ханым үзе дә чыгыш ясады һәм мәдәният йортына элеккеге укытучылар коллективының зурайтылган фотосурәтен бүләк итте. Озак еллар район мәдәният йортында эшләүче Гөлфәния Казилова, “Көрнәле егетләре” ансамбле чыгышлары да халык күңеленә хуш килде.
Сигез гасыр вакыт эчендә нинди генә вакыйга булмаган, кемнәр генә яшәмәгән авылда… Хәзергесе көндә 120 хуҗалык бар. Алар арасында әби-бабалары борынгыдан гомер кичергәннәр генә түгел, Көрнәле авылы табигатенә гашыйк җаннар – ераклардан күченеп кайтучылар да бар.
Яшь гаиләләрдә балалар үсә. Үсмер егетләр авылны ярата, башка җиргә чыгып китәселәре килми. Җәй көне авыл урамнары әбиләренә кунакка кайткан балалар тавышына тула.
Көрнәленең иң калку урынында кешеләргә иман, нур сибүче көмеш манаралы мәчет салынган. Һәр көнне аннан моңлы азан яңгырый, авылның яше-карты мәчеттә намаз укый, вәгазь тыңлый.
Авыл кешеләре белән матур. Бүген 337 кеше яши биредә. Авылдашларны берләштергән урыннар бихисап. Табигать кочагында Тигәнәле буасы, Елга буе, Сабантуй мәйданы һәм мәдәният йорты. Көрнәле халкы ялт иттереп эшли дә, гөрләтеп бәйрәм дә итә белә.
Бәйрәмгә әзерләнү чорында яңартылган юллар, мәдәният йорты янында үткәрелгән төзекләндерү эшләре өчен авыл халкы әле дә Алексеевск районы хакимиятенә рәхмәт укый. Бәйрәмне оештыручыларга, башлап йөрүчеләргә дә бик күп җылы сүзләр, ихлас теләкләр ишетү насыйп булды ул көннәрдә. Табигый, рәхмәтнең иң зурысы туган туфракка. Туган авыл яшәгәндә, кайтып керер туганнарың, саф сулы чишмәләрең, тәгәрәп аунар газиз җирең булу – зур бәхет бит!
Алсу Нәҗметдинова,
Алексеевск районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе
(“Ватаным Татарстан”, /№ 134, 19.09.2018/)