tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының күчмә утырышында катнашучы ханымнар Кече Шырдан авылына сәяхәт кылды
“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының күчмә утырышында катнашучы ханымнар Кече Шырдан авылына сәяхәт кылды

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының күчмә утырышында катнашучы ханымнар Кече Шырдан авылына сәяхәт кылды

Бүген, 20 сентябрь көнне, Яшел Үзән районында “Халкыбызның көче – аның атаклы кешеләрендә, милләттәшләребездә” дип исемләнгән форум уза.

Әлеге форум кысаларында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының күчмә утырышында катнашучы ханымнар Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылына “Каюм Насыйри эзләре буенча” дип аталган сәяхәт кылдылар.

Кече Шырдан – танылган галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы. Биредә мәгърифәтченең эзләрен саклаган тарихи урыннар җитәрлек.

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының күчмә утырышында катнашучылар Каюм Насыйриның тормыш юлын һәм аның истәләген саклаган урыннарда булдылар, Каюм чишмәсе һәм 500 еллык тарихы булган борынгы агач белән таныштылар. Моннан тыш, галимнең музеенда да булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*