28 сентябрь көнне Зәй районында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының күчмә утырышы узачак. Утырышның темасы: «Суккан палас өстендә йомры калач».
8.00-8.30 Кунакларны каршы алу. Көзге ярминкә
(“Энергетик” мәдәният йорты каршында).
8.30-9.00 Иртәнге чәй (“Энергетик” мәдәният йорты).
9.00-9.30 “Балалар бакчасында кунакта әбиләр” уен мәйданчыгы эшен күрсәтү. “Әби белән бабушка” клубының чираттагы утырышы: төрле милләт әбиләрен балалар бакчасына кунакка чакыру. Татар, керәшен, урыс, башкорт, чуваш, мари милли киемнәрен кигән балалар белән берлектә бәйрәм итү ( «Тылсымлы әкият» балалар бакчасы).
10.00-11.00 “Гөлләрем, чәчәкләрем” күргәзмәсе белән танышу. Гөлләр, чәчәкләр үстерүче Вәлиевләр гаиләсе белән танышу.
- Алтын туйларын билгеләп үтүче Әхмәтҗановлар гаиләсенең кул эшләре күргәзмәсе.
- Авылның атказанган укытучылары белән очрашу.
- Сандык ясау остасы Р.Сафиуллинның эшләре күргәзмәсе.
- З.Габдрахимованың “Бал хикмәтләре” күргәзмәсе.
- “Икмәк хикмәтләре”, “Сепарат аерту” йолаларын һәм Таҗетдин
- Ялчыгол күргәзмәсен күргәзмәсе белән танышу.
- Шамаилләр, дисбеләр күргәзмәсе. (Имәнлебаш мәдәният йорты)
11.30-12.00 “Хәрәкәтле музей”. Ак калфакчыларның кул эшлэре кургәзмәсе.
- «Урак өсте» күренешен күрсәтү.
- “Суккан палас”, «Кап сугу», «Май чабу базары» йолаларын
- күрсәтү.
- Наил Дунаев һәм Мөдәррис Әгъләмов иҗатына багышланган
- күргәзмәләр белән таныштыру. (Кадер мәдәният йорты)
12.15-13.15 Төшке аш (“Факел” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагере).
13.30-14.00 Коянтәләр, чиләкләр күргәзмәсе.
- Мастер класс « Чәчәк ясау серләре».
- Чашкалар, кәрзиннәр, яшелчэлэр күргәзмәсе.
- “Җыен базары” театральләштерелгән тамашасын карау.
- Академик Мансур Хәсәновның тормыш юлына һәм иҗади эшчәнлегенә багышланган күргәзмә белән танышу. (Бигеш мәдәният йорты)
14.30-15.00 “Шатлык” социаль ярдәм күрсәтү үзәге буенча экскурсия (“Шатлык” социаль ярдәм күрсәтү үзәге).
15.10-15.30 Геройлар аллеясы буенча экскурсия.
15.30-15.35 Кунакларны каршы алу (“Энергетик” мәдәният йорты).
15.35-15.50 “Азаль” вокаль-хореография ансамбле чыгышы.
- Хәзерге чор татар модасын күрсәтү.
- “Ак калфак” бәйгесендә җиңүче бабалар чыгышы. (“Энергетик” мәдәният йорты)
15.50-16.20 Пленар утырыш:
- Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улының сәламләү сүзе.
- “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әхмәтҗанова Энҗе Гәбделбәр кызы чыгышы.
- Бөтендөнья иҗтимагый татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Идрисова Кәдрия Рәис кызы чыгышы (“Энергетик” мәдәният йорты)
16.40 Кичке аш (“Ялта-Зәй” спортка хәзерләү үзәге)