Өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясенең 20 еллыгына багышланган интервьюларны дәвам итеп, аның каршында эшләп килүче өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә Әхмәдуллина белән әңгәмә кордык.
Зилә ханым чыгышы белән Татарстан Республикасы Азнакай районыннан, Түбән Новгородка килеп төпләнүенә өч дистә елга якын инде һәм шуннан бирле җәмгыять эшендә кайный. Автономия оешкач, беренче көннән башлап аның эшчәнлегенә дә башы белән чума, берничә ел башкарма директоры да булып торды, ә “Ак калфак” белән шушы оешма булдырылганнан бирле җитәкчелек итә.
Зилә ханым, “Ак калфак” оешмасы автономиянең иң уңышлы проекты дип санала, аның эшчәнлеге киң җәелгән, булдырылу вакытын төгәлрәк әйтә аласызмы?
– Автономия оешкан вакыттан дип санарга була, чөнки ул чакта мин оештырган “Шатлык” клубы актив эшчәнлеген башлап җибәргән иде инде. Без төрле очрашулар, экскурсияләр, бүтән чаралар оештыра идек, танышу клубы уңышлы гына эшләде. Иң беренче кичә якташыбыз, бөек җырчы Хайдәр ага Бигичевка багышланган иде. Ә аннары инде Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче региональ “Ак калфак” оешмасы регионнарда, хәтта чит илләрдә дә эшчәнлеген җәелдерә башлагач, без дә шул исем астында эшли башладык.
– “Ак калфак”ның эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
– Бу сорауга җавапны бер сүз белән генә биреп тә булмый. Тулаем алганда, ул укытучылар, тәрбиячеләр, китап- ханәчеләр, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең, кыскасы, те- лебезгә, мәдәниятебезгә, гореф- гадәтләребезгә битараф булмаган төрле өлкәдә хезмәт итүче ханымнарның көндәлек эшеннән тора. “Ак калфак” исеме астында эшли башлагач, татарлар компакт яшәгән районнарда, татар авылларында эш җанлана төште, күбрәк кеше җәлеп ителде, хәзер инде һәр татар авылында диярлек бүлекчәләребез бар, алар белән оешманың районара кураторы, өлкә “Туган як” газетасы хезмәткәре Наилә Жиһаншина һәрчак турыдан-туры элемтәдә. Оешмада күбесе бик актив, ут чәчеп торган ханымнар, төрле чаралар оештыру, хәйрия ярдәме кылу, округ, регионара чараларда катнашу дисеңме – һәрчак беренче сафталар. Алар вакытлары белән дә, төп эш урыннарында вазифалары күп булу белән дә санашып тормый. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәм кылырга атлыгып торалар, рәхмәт барчасына. Ә бит бу иҗтимагый эш өчен аларга беркем берни түләми, әле рәхмәт әйтүчеләр булса бик әйбәт. Дөрес, без үз ягыбыздан төрле чараларда иң активларны бүләклибез, Татарстан Республикасында оештырылган съездларга, форумнарга, күчмә утырышларга да иң-иңнәрен юллыйбыз, бу шулай ук үзенә карата бүләк.
– Нәкъ оешма тарафыннан нинди чаралар оештырыла?
– Аллаһыга шөкер, алар бик күп. Иң мөһиме – елга бер тапкыр уздырылып килүче өлкә татар хатын-кызлары җыены. Ул, кагыйдә буларак, Кочко-Пожар мәдәният йортында апрель аенда уздырыла, анда йөзгә якын иң актив ханымнар катнаша. Шулай ук Татарстаннан да билгеле шәхесләр, артистларны чакырабыз. Бу көннең беренче яртысында аккалфаклылар киңәш- табыш корса, икенче яртысында “Нижгарбикә” конкурсы гөрләп уза. Анда дистәгә якын урта яшьтәге ханымнар бар яктан да уңган-булганлыкларын күрсәтә. Быел бу чаралар җиденче тапкыр инде узды. «Нижгарбикә» конкурсы тиз арада популярлык яулады, берсе узып өлгерүгә киләсе елда булачагына инде заявкалар килә башлый. Соңгы елларны без аны Кочко-Пожар мәдәният йортында художество җитәкчесе булып эшләгән, шушы конкурсның исемен уйлап тапкан, кызганычка, бик иртә вафат булган Эльвира Мусинаның якты истәлегенә багышлап уздырабыз.
15-18 яшьлек кызлар арасында уздырылучы “Нижгарсылу” конкурсы, 5-7 яшьлек балалар арасында оештырылучы “Татар малае. Татар кызы” конкурсы да популярлык яулый килә. Олырак яшьтәге ханымнар дәгъва белдерә башлагач, үткән елда Нижгар татарлары конгрессы рәисе, Кызыл Октябрь округында “Ак калфак”ны җитәкләүче Гөлнара Абдуллина оештырган “Әбекәем, матуркаем” конкурсы да гөрләп узды һәм шулай ук бу проект та дәвамлы булыр дип уйлыйм.
Өлкә татар автономиясе оештырган чараларда, бәйге-фес- тивальләрдә дә актив катнаша аккалфаклы ханымнар, иң мөһиме – барлык чараларга да балалар, яшьләр җәлеп ителә.
Шулай ук экскурсияләр дә оештырабыз – Казанга, Изге Болгарга, өлкә татар авылларына, Түбән Новгородның истәлекле, тарихи урыннары буйлап оештырылалар. Кагыйдә буларак, бик күп кеше теләк белдерә барырга, Болгарга хәтта икешәр автобус җыела. Димәк, халык тарихыбыз белән кызыксына дигән сүз.
– Ә эшчәнлегегезгә ниндидер нәтиҗә ясаламы?
– Әлбәттә, ясала – ел башында, январь аенда активларны, конкурслар җиңүчеләрен, юбилярларны бүләкләү максатыннан чыгып, берничә дистә хатын-кыз белән йомгаклау утырышы уздырыла, бик күңелле аралашу була. Шунда ук яңа планнар да корыла. Шулай ук күчмә утырышлар да оештырыла, аларны Кочко-Пожар, Сафаҗай балалар бакчалары, Уразавыл, өлкә “Туган як” редакциясе кабул иткән бар. Редакция белән без бик тә нык хезмәттәшлек итәбез, ул гамәлгә куйган “Ел хатын- кызы” исеме дә, кагыйдә буларак, актив аккалфаклы ханыма бирелә.
– Зилә Ардинатовна, максус хәрби операциядәге ир- егетләребезгә ярдәм оештырыламы?
– Әлбәттә, бу мәсьәлә һәрвакыт безнең көн кадагында. Өлкә үзәгендә, Дзержинск шәһәрендә яшәүче аккалфаклыларыбыз бу эшнең уртасында кайный. Авылларда да СВОга озату өчен гуманитар ярдәм җыю, ятьмәләр үрү дисеңме – безнең кызлар беренче сафта. Мулинодагы госпитальдә дәваланучыларга азык-төлек, милли камыр ашлары, төрле кирәкле әйберләр туп- лап илтүне инде әйткән дә юк, рәхмәт кызларга. Госпитальдән даими төрле заявкалар килеп тора. Я дару, я берәр инструмент, я диван, мәсәлән. Андый чакта халык дәррәү кушыла да, тиз арада хәл итеп ташлыйбыз һәм кызларыбыз беркайчан да бу изге эшләрдән читтә калмый, Аллаһыга шөкер.
– Иң актив эшләүче ханымнарны билгеләп үтсәгез иде.
– Бу бик катлаулы эш, чөнки иҗтимагый эштә мәҗбүриләп кемне дә эшләтеп булмый, активлар, битараф булмаганнар гына хезмәт куя, ә алар безнең бик күп, кемнедер аерып әйтүе авыр. Сафаҗай, Кочко-Пожар балалар бакчалары, Яндавишча, Татар Моклокасы, Кочко-Пожар мәдәният йортлары, Түбән Новгород, Дзержинск бүлекчәләре – артык дәвам итеп тә тормыйм, һәр авылда андый кызларыбыз дистәләгән һәм олы рәхмәттән гайре сүз юк үзләренә.
– Бүтән иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә- сезме?
– Әйе, әлбәттә. Нижгар татарлары конгрессы, Пильна та- тарларының “Нур” оешмасы, өлкә үзәге, Дзержинск шәһәренең җирле автономияләре – барысы белән дә тыгыз элемтәдә торып, хезмәттәшлек итәбез. Безнең көч бит бергәлектә, бергәлек эш кенә берәгәйле була.
– Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
– Барлык юнәлешләрдә дә эшчәнлекне дәвам итү, чөнки безнең бөтен уздырылып килүче чаралар, бәйге-фес- тивальләр – барысы да телебезне, мәдәниятебезне, го- реф-гадәтләребезне саклап үстерүгә юнәлтелгән, бу – эш- чәнлегебезнең төп максаты. Шулай ук СВОга гуманитар ярдәм күрсәтү беренче чиратта кала. “Нижгарбикә”дә җиңү яулаган җиде ханым катнашында ул конкурсны уздырасы иде, тырышып карарбыз. Әлбәттә, күзгә күренми торган көндәлек эшләр.
– Татарстан, бүтән регионнар белән элемтәләр бармы?
– Бар, ничек инде булмасын. Форумнарда, күчмә утырышларда катнашучы кызлар ул элемтәләрне арттыра, ныгыта тора, социаль челтәрләр бу өлкәдә зур ярдәм, гел аралашып, тәҗрибә уртаклашып торабыз.
Менә шулай, эшләгән эшлә- ребез күп, эшлиселәре аннан да күп. Хатын-кыз бит көчле рухлы, нык холыклы, нигә тотынса, шуны булдыра, аның кулыннан килмәгән эш юк. Иң мөһиме – бердәм булыйк, илебездә тынычлык урнашсын иде.
– Зилә ханым, әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар Сезгә.
– Рәхмәт.
Наилә Әминова сөйләште.
Фотолар редакция архивыннан кулланылды.
“Туган як” газетасы