Татарстанның Биектау районында Иске Казан түгәрәк уены быел Сабан туе форматында узды.
Республиканың күп кенә районнарыннан фольклор ансамбльләр дә килде һәм чыгыш ясадылар. Ә Биектау районы “Ак калфак”чылары самоварлар һәм мили ризыклардан күргәзмәләр оештырып кунакларга тәкъдим иттеләр, шул ук ризыклардан, кайнар чәйләрдән (самавырлар янына үлән чәйләре дә, төрле чәйләр дә куелды) авыз иттерделәр.