1. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘ
Әлеге нигезләмә «Ак калфак» IX Бөтенроссия укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең (алга таба – Бәйге) максатларын һәм бурычларын, оештыру тәртибен һәм шартларын билгели.
2. БӘЙГЕНЕҢ МАКСАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ
халкыбызның тарихын өйрәнү;
- рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерү;
- укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаңнарын формалаштыру;
- алдынгы, актив укучыларны барлау, аларның эшчәнлегенә бәя бирү.
3. БӘЙГЕНЕ ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫ
- Бәйгене оештыручылар:
- Бөтендөнья татар конгрессы;
- «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы;
- Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.
- Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, ТР Язучылар берлеге вәкилләреннән торган комитет оештыра (алга таба – Оештыру комитеты).
- Оештыру комитеты Бәйгенең Жюри составын раслый. Жюрига язучылар, актёрлар, режиссёрлар, әдәбиятчылар, җәмәгать, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре керә.
- РФ төбәкләрендә Бәйге үткәрүне татар иҗтимагый оешмалары үз өстенә ала.
4. БӘЙГЕНЕҢ ИНША ТЕМАЛАРЫ
4.1. Инша темалары:
- Матурлык һәм милләт билгесе булудан тыш, калфак (яулык) һәм түбәтәй ни өчен кирәк?
- Г. Тукайның “Авыл хатынының бала тибрәткәндә өмидләре” шигырендә шундый юллар бар:
-
- Әлли-бәлли итәр бу,
- Бохарага китәр бу;
- Бохарадан кайткачтан,
- Мулла булып җитәр бу.
Ни өчен шагыйрь авыл хатынының баласын Бохарада укыту теләген тасвирлаган? Ни сәбәпле әнинең хыялы бу шәһәр белән бәйле?
4.2. Түбәндәге ситуацияләрнең чишелешен тап:
- Әгәр дә “Тукай кайтса Казанга”, син аның белән нәрсә турында гапләшер идең?
- Син – XXI гасыр баласы, әгәр дә узган гасырларда яшәгән туганнарыңа, әби-бабайларыңа хат язырга мөмкинлегең булса, хатыңда нинди сораулар күтәрер идең? Нәрсә турында кызыксыныр идең? Хәзерге тормышыңның нинди якларын аларга яктыртыр идең?
- 4.1. һәм 4.2. пунктларының һәрберсеннән бер сорауны сайлап, күләме: 4 000 билгедән артмаган җавап яз (А4 форматында, 14 шрифты белән 2–2,5 бит чамасы). Эчтәлеге: укучылар үзләренең бүгенге тәҗрибәләре, уңышлары аша тәкъдим ителгән темаларга карата үз фикерләрен, уй-кичерешләрен, милләтебез, әдәбиятыбыз, гаиләләребезнең үткәнен, бүгенгесен барларга, киләчәген күзалларга тиеш.
- Электрон портфолио: төрле өлкәдә (уку, иҗат, иҗтимагый активлык, фәнни эзләнүләр) ирешкән уңышларын күрсәтә торган документлар (диплом, мактау кәгазе, рәхмәт хаты, мәкаләләр һ.б.) җыентыгы. Аларны хатка pdf яки jpg форматында йөкләргә кирәк. Документларның саны 10нан да артмаска тиеш.
5. БӘЙГЕНЕ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ
- Бәйгедә катнашу бушлай.
- Катнашучыларның рөхсәт ителгән яше: 15 яшьтән 17 яшькә кадәр.
- Бәйгегә урта гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныфында укучы кыз һәм егетләр (9 сыйныфны тәмамлап, урта махсус белем бирү учреждениесенең I-II курсларында белем алучы талиб, талибәләр дә) дәгъва кыла ала.
- Катнашучы тарафыннан Бәйге кагыйдәләре тиешенчә үтәлмәгән очракта, Оештыру комитеты алга таба аны Бәйгедә катнаштырмаска мөмкин.
- Бәйге 3 этапта үткәрелә:
I этап – сайлап алу турлары:
- Оештыру комитеты билгеләгән вакытка кадәр, җирле Оештыру комитетлары Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында, Россия Федерациясе регионнарында үткәрә. Катнашучыларны сайлап алуны җирлекләрдә оешкан Жюри билгели;
- Бәйгенең I этабын үткәрү турындагы карарны җирле Оештыру комитетлары катнашучылардан анкеталар (Кушымта №1) нигезендә кабул итә;
- Бәйгедә катнашырга теләк белдергән укучы үзе яшәгән җирлектәге Оештыру комитетына тиешле үрнәктәге анкетаны тапшырырга тиеш;
- I этаптагы җиңүчеләр II этапта катнашсын өчен, җирле Оештыру комитетлары, 2026 елның 19 февраленнән дә соңга калмыйча, ak.kalfak@mail.ru электрон адресына Бәйгенең I этабын уздыру нәтиҗәләрен (отчёт) юлларга тиеш;
- ГРАН-ПРИ, I, II урын алган катнашучыларның анкеталары, иншалары, электрон портфолиосы, фотосурәтләре;
- Бәйгенең узган этабыннан фото- һәм видеоматериаллар.
II этап – читтән торып катнашу:
- Оештыру комитеты билгеләгән вакытта, Жюри әгъзалары катнашында, онлайн форматта уздырыла.
III этап – Финал:
- Оештыру комитеты билгеләгән вакытта, Жюри әгъзалары катнашында, Финалга узган укучылар арасында җанлы әңгәмә Казан шәһәрендә уздырыла (үткәрү урынын һәм вакытын хәбәр итәбез). Катнашучыларның тышкы кыяфәте, сөйләме, фикерләү сәләте, нәфис сүз осталыгы (үз теләгән шигырьне яттан сөйләү), сәхнә осталыгы (үзенең сәләтен күрсәтү), үз-үзен тотышы, кул эшләре (үз куллары белән эшләнгән), пешерү осталыгы игътибарга алыначак.
- Жюри әгъзаларының карары Беркетмә белән рәсмиләштерелә һәм соңгы документ булып кала, ул яңадан каралмый һәм аңа карата шикаять бирелми.
6. НӘТИҖӘЛӘР ЧЫГАРУ ҺӘМ БҮЛӘКЛӘҮ
- Жюри карары нигезендә Бәйге җиңүчеләренә Гран-при, I, II, III урыннар билгеләнә.
- Гран-при, I, II, III урын яулаган Бәйге җиңүчеләре кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнә. II этапка узган катнашучыларга Шәһадәтнамәләр тапшырыла.
Заявка:
| Исеме, фамилиясе, әтисенең исеме | Туган көне, ае, елы | Яшәү урыны | Мәктәп/урта махсус белем бирү учреждениесе, сыйныф/курс | Җитәкче яки укытучы исеме | Элемтә өчен телефон номеры, электрон адресы |
Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе финалының сораулыгы
- Синеңчә, замана татар кызы нинди булырга тиеш?
- Идеаль татар гаиләсен нинди итеп күрәсең? Нинди гаилә корырга теләр идең?
- Нәрсә турында хыялланасың?
- Ни өчен әлеге бәйгедә катнашасың?
- Татар рәссамнарын, язучыларын, шагыйрьләрен, сынчыларын, композиторларын, җырчыларын, галимнәрен атагыз.
- Хатын-кызның иң көчле сыйфаты?
- Татар милләтен үстерүдә нинди шәхесләр зур роль уйный һәм ни өчен дип уйлыйсыз?
- Сезнең иң яраткан татар шайгыйре/язучысы кем һәм ни өчен? Соңгы яратып укыган әсәр нинди?
- Бала туып 40 көнгә кадәр нинди йолалар, гореф-гадәтләр башкарылырга тиеш?
- Үз туган телеңне белү ни өчен кеше өчен мөһим булырга тиеш?
- Балаларда китап уку культурасын ничек булдырырга?
Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе финалының сораулыгы
- Синеңчә, замана татар егете нинди булырга тиеш?
- Идеаль татар гаиләсен нинди итеп күрәсең? Нинди гаилә корырга теләр идең?
- Нәрсә турында хыялланасың?
- Ни өчен әлеге бәйгедә катнашасың?
- Татар рәссамнарын, язучыларын, шагыйрьләрен, сынчыларын, композиторларын, җырчыларын, галимнәрен атагыз.
- Ир-атның иң көчле сыйфаты?
- Татар милләтен үстерүдә нинди шәхесләр зур роль уйный һәм ни өчен дип уйлыйсыз?
- Кыз ярәшү һәм кодалау йолалары турында ни беләсез?
- Сезнең иң яраткан татар шайгыйре/язучысы кем һәм ни өчен? Соңгы яратып укыган әсәр нинди?
- Бала туып 40 көнгә кадәр нинди йолалар, гореф-гадәтләр башкарылырга тиеш?
- Үз туган телеңне белү ни өчен кеше өчен мөһим булырга тиеш?
- Балаларда китап уку культурасын ничек булдырырга?
Ак_калфак_укучы_кызлар_һәм_егетләр_бәйгесе_нигезләмәсе_2026_ел