tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге VI тапкыр “Әни, әнкәй, әнием…” шәһәр бәйгесен үткәрде
“Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге VI тапкыр “Әни, әнкәй, әнием…” шәһәр бәйгесен үткәрде

“Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге VI тапкыр “Әни, әнкәй, әнием…” шәһәр бәйгесен үткәрде

27 ноябрь көнне “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге VI тапкыр “Әни, әнкәй, әнием…” шәһәр бәйгесен үткәрде. Бу фестиваль-бәйге Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә, Бөтендөнья Татар Конгрессы, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы , Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды ярдәме белән уза.

Ел да чарада Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Хафизовна да катнаша. Быел да ул һәбер катнашучыга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу бәйгегә нигез салучы, “Ак калфак” Казан бүлеге җитәкчесе, К. Насыйри, А. Алиш премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, А. Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арслановага рәхмәтләрен белдерде.

Бәйгедә башкалабыз районнарында җиңү яулаган 10 әни тапкырлыкта, җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр, “Уңган хуҗабикә” этабында катнаштылар,гаилә шәҗәрәләре белән таныштырдылар. Һәрбер әнигә гаилә әгъзалары-балалары, әти-әниләре булышты.

Матур гаиләләр бер-бер артлы сәхнәгә чыктылар. Тамашачылар аларга карап сокланып утырдылар. Чарада әле яңа гына оешкан “Ак калфак- Казан” ансамбле, Миләүшә Рамазанова бик матур чыгыш ясадылар.

Барлык катнашучыларга Дипломнар, Татар Конгрессының, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының, спонсорларның истәлекле бүләкләре, Казан шәһәре мәгариф идарәсе тарафыннан әзерләнгән акчалата премиягә Сертификатлар тапшырылды.

Бу “Гаилә елын” йомгаклауга багышланган бәйге генә түгел, бик матур бәйрәм чарасы булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*