“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлекчәсе КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә күчмә утырыш уздырды.
Халыкара туган тел көненә багышланган “Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән чарада гимназиянең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемнәре катнашты, дип хәбәр итә “Ак калфак”лылар.