15-16 октябрь көннәрендә Әлмәт районында Бөтендөнья татар конгрессы региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының «Хатын-кыз – тормыш чишмәсе» исеме астында күчмә утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасының 21 районыннан, Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән, 1 чит илдән 100 хатын-кыз катнаша.
Беренче көнне пленар утырыш узды. Биредә катнашучыларны Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова cәламләде.
Шулай ук чарада Әлмәт районы башлыгы Т. Д. Нагуманов , «Татнефть» Хәйрия фонды җитәкчесе Э. Ө. Газизова, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Л. Н. Зарипова, «Ак калфак» татар хатын-кызларының Әлмәт бүлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе С. М. Җиһаншина, Яңа Кәшер авылы җирлеге башлыгы,«Наза» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Л. М. Гиниятуллина һәм башкалар катнашты.
Утырыш ахырында резолюция кабул ителде һәм бүләкләү тантанасы узды.