tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лылар Габдрахман авылында
“Ак калфак”лылар Габдрахман авылында

“Ак калфак”лылар Габдрахман авылында

15-16 октябрь көннәрендә Әлмәт районында Бөтендөнья татар конгрессы региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының «Хатын-кыз – тормыш чишмәсе» исеме астында күчмә утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасының 21 районнарыннан, Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән, 1 чит илдән 100 хатын-кыз катнаша.

Бүген чаралар Әлмәт районы Габдрахман авылында башланды. Биредә авыл тарихы белән катнашучыларны Габдрахман авыл җирлеге Башкарма комитетының башлыгы  Мифтахов Ренат Гамир улы таныштырды.

Иң беренче тукталыш – Габдрахман авылының заманча төзекләндерелгән спорт комплексы булды. Катнашучылар бассейн, футбол, волейбол залларын карап уздылар. Сәяхәтне авылның мәктәбе һәм укытучылар аллеясында, Нури бабай чишмәсе, музей комплексында дәвам иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*