tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лылар гаилә кыйммәтләре сагында
“Ак калфак”лылар гаилә кыйммәтләре сагында

“Ак калфак”лылар гаилә кыйммәтләре сагында

Ульяновскида “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының төбәкара форумы узды. Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәгендә оештырылган мәртәбәле очрашуда Самара төбәгеннән, өлкәбезнең авыл районнарыннан килгән алтмышка якын вәкил катнашты.

Милли чара шәрәфле кунакларның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин мохтарият карамагында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасының халкыбызның милли гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калып яшь буынга җиткерү юнәлешендә зур тырышлык куюы хакында горурланып сөйләде.

“Соңгы елларда безне ана теле мәсьәләсе аеруча борчый. Мәктәпләрдә татар телен өйрәнү өчен сәгатьләр саны бик аз каралган. Гаиләләрдә дә күбесе бала-оныкларын үз теленә өйрәтми. Шуңа күрә хәзер яшь буын вәкилләре ана телендә бөтенләй диярлек сөйләшмиләр.

Без туган телне балаларга өйрәтү максатында яңа проект булдырдык. Берничә ел элек автономия белән өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде. Менә шушы килешү нигезендә, өлкә мәчет-мәдрәсәләрендә балалар өчен татар теле курслары эшли башлады”,- диде Рамис Сафин.

Өлкә мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин үзенең чыгышын күңелсез хәбәрдән башлады.

“Төбәгебезнең данлыклы татар авылларында да яшьләр, балалар арасында конфликтлар еш чыгып тора, хәтта үлем очраклары да бар. Моның сәбәбе билгеле – гаиләләрдә бала-оныкларыбызны дөрес тәрбияләмибез, аларга дини гыйлем бирмибез. Кече яшьтән дини тәрбия алган, намазга баскан балалар урамда тәмәке тартып, пиво эчеп, сүгенеп, тәртип бозып, сугышып йөрми. Шуңа күрә бала-оныкларыгызны иманлы итеп тәрбияләргә тырышыгыз”,- диде мөфти хәзрәтләре, “Ак калфак”лыларга мөрәҗәгать итеп.

Татар автономиясенең Заволжье бүлекчәсе җитәкчесе, “1 нче мәхәллә” рәисе Рафаэль Назмутдинов гүзәл затларны Ислам мәдәни-агарту үзәге эшчәнлеге белән таныштырып үтте.

“Районның “Ак калфак” оешмасы белән аңлашып, кулга-кул тотынышып эшлибез. Алар туган телебезне, динебезне, милли мәдәниятебезне саклап калып үстерүгә зур өлеш кертәләр”,- диде ул.

Ә Россия хатын-кызлар союзының Ульяновск региональ бүлекчәсе җитәкчесе, шәһәр Думасы рәисе урынбасары Алсу Айзатуллина татар хатын-кызы булуы белән горурлануы турында белдерде.

“Нинди генә проблема килеп туса да, татар хатын-кызлары, апалар иң беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыга. СВО – махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыюда да алар актив катнаша. Алар чәкчәк, бавырсак ясап, токмач кисеп ир-егетләребезгә фронтка озаталар”,- диде Алсу Фәрит кызы.

Өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.

“Быел “Чишмә бәйрәме” йоласын яңарттык һәм татар авылларында күмәкләшеп Сабантуйга бүләк җыйдык”,- диде ул.

“Ак калфак” оешмасына нигез салучы, “Дин дәресләре мәктәбе” җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекованы форумда катнашучылар йотлыгып тыңладылар. Ул үзенең яшьлек елларын да искә төшерде.

“Безнең буын әти-әни сүзеннән беркайчан да узмады. Ирдән аерылу, ата-ана йортына бала күтәреп кайту бик тә оят, хурлык санала иде. Оялу хисе көчле булганга, гаиләләр дә таркалмады. Хәзер исә кызларыбызның ирләренә буйсынып яшиселәре, каенаналарын хөрмәт итәселәре килми. Яшь киленнең таләпләре үтәлми икән, ул баласын күтәреп әти-әнисе йортына кайтып китә. Гаилә таркала, бала ятим кала. Шуңа күрә егетләребез өйләнергә курка, буйдаклар саны арта. Әниләр, әбиләр, яшь кызларыбызны гаилә учагын сакларлык итеп тәрбияләргә тырышсак иде”,- диде шәһәребезнең мөхтәрәм абыстае.

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының җирле бүлекчәсе рәисе Гөлфирә Алиякберова дүрт буын бергә яшәгән гаиләгә килен булып төшүе турында мавыктыргыч итеп сөйләде.

“Өч улым да әби-бабай, карт әбиләре тәрбиясендә үсте. Шуңа күрә алар телне дә беләләр, динебезне, йолаларыбызны да хөрмәт итәләр”,- диде Гөлфирә ханым.

Ул “Үрнәк татар гаиләсе” проектының уңышлы гына эшләп килүе хакында да бәян итте. Өлкә татар автономиясе, “Өмет” газетасы редакциясе, Татар мәдәният үзәге белән берлектә ел саен үрнәк гаиләләрне барлап, матур чаралар үткәрәбез, диде фонд җитәкчесе.

Күрше Самара өлкәсенең Гали авылы “Ак калфак” оешмасы рәисе Кәүсәрия Шәйхетдинова башкарган эшләре хакында дәртләнеп сөйләде, бай тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аларның балалар бакчалары, мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә торып, күп милли чаралар үткәрүләре Сембер кызларында соклану тудырды.

“Сабантуй бирнәсен бездә балалар җыеп йөри. Малайлар һәм кызлар күмәкләшеп урам буйлап узалар. Әбиләребез һәм апаларыбыз аларны бүләкләр, күчтәнәчләр әзерләп көтеп тора. Сабыйлар үз күзләре белән күргән әйберне истә калдыра бит”,- диде Кәүсәрия ханым.

Заволжье районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлшат Шарафутдинова быел “Балага исем кушу”, “Килен төшерү” йолаларын, никах мәҗлесләрен яңартып җибәрүләре хакында сөенеп сөйләде.

Инза районы татар хатын-кызлары лидеры Илүсә Коломак бәйрәмнәр уңаеннан Труслейка авылы балалар йортына барып, төрле чаралар үткәрүләре, сабыйларны татар халкының гореф-гадәтләре, милли ашлары белән таныштырулары турында җиткерде.

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, 17 нче милли китапханә хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллина “Ак калфак” оешмасы белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән бүлештеләр. Ә “Өмет” газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова гүзәл затларны – йөрәге татар дип типкән милләт аналарын өлкә күләмендә таралучы бердәнбер милли басмага язылырга чакырды.

Иделаръягы “Ак калфак”лылары бай эчтәлекле программа әзерләгәннәр иде – форум кунаклары “Татар йорты” музее, Гостомель десанты геройларына багышланган музей белән таныштылар, “Балага исем кушу” йоласын карадылар. Гүзәл затларыбыз мастер-классларда катнашырга да өлгерделәр.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*