Лениногорск шәһәрендә татар хатын-кызлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы, гаилә, туган тел, гореф-гадәтләр, йолаларыбыз сагында торучы “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсе үзенең эшчәнлеген яңартты.
11 нче гимназиядә узган быелгы беренче утырышында күбрәк оештыру мәсьәләләре каралды. Ул милли гореф-гадәтләрне саклау, халык һөнәрчелеген, кул эшләре, бәйрәмнәр һәм йолаларны, рухи белем бирүне күз уңында тота. Әлеге оешманың әгъзасы, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова :
– Максатыбыз – яшь буынны милли рухта тәрбияләү, татар телен үстерү, мөслимәләр белән очрашулар аша динебезнең асылын аңлату, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. “Ак калфакны” тиешле дәрәҗәгә күтәрү, – диде.
Оешмага егермеләп хатын-кыз керә. Арада хакимият органнарында эшләүчеләр, җитәкче хатын-кызлар, укытучылар, пенсия яшендәге ханымнар да бар. Аларның барысын да мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә, телебезгә мәхәббәт-хөрмәт берләштерә. Бүгенге көндә “Ак калфак” оешмасын оештыру һәм җитәкләү эше – үзәк китапханәнең милли бүлеге хезмәткәре Тәслимә Рафиковага йөкләнгән. Тәслимә ханымны китапханәдә күп кенә милли чараларны оештыручы, алып баручы итеп беләбез. Әлеге оешма эшчәнлеген дә бик яхшы алып барыр, күңелле чаралар үткәрер, дип ышанабыз. Шактый кызыклы уй-фикерләре белән уртаклашырга өлгерде инде. Мәсәлән, “Исемең матур, кемнәр куйган” чарасында элек-электән кушылган мәгънәле һәм матур яңгырашлы исемнәр турында сөйләшәчәкләр. Татар халык җырларын искә төшереп, башкаларга да ишеттерергә телиләр. Былтыр “Ак калфак” оешмасының Актанышта узган семинарында катнашырга туры килгән аңа. Өч көнлек “сәяхәте” турында Тәслимә ханым тәфсилләп сөйләде, фотолар күрсәтте.
– Семинар программасы шулкадәр бай иде, анда гореф-гадәтләрне генә түгел, ә халкыбызның онытылып бара торган “Көтү куу”, “Таңны каршылау”, “Токмач кисү” ише йолаларын да күреп шаккаттык. Башкортстаннан килгән Гөлнарита Камалова калфак тегү буенча мастер класс үткәрде, хәтта өлгеләрен дә алып кайттым. Очрашуларда Польша, Австралиядән килгән кунакларның татар моһитыннан ерак яшәп тә, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт белән караулары, искиткеч матур калфаклы күлмәкләренә карап сокландым. Шушы берничә көндә алган тәҗрибәне үз җирлекләребездә дә, һичшиксез, кулланырга дигән уйлар белән янып кайттым, – ди ул.
Бүгенге заман татар хатын-кызларына калфак киеп йөрү кирәкме икән дигән сорау туар, бәлки, укучыда.
– Телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны бөтен асыл сыйфатлары белән саклап калу кирәк безгә, дигән тирән уй-фикерләр яңгырады. Милли киемнәребез халыкның рухи байлыкның бер мөһим өлеше, йөзек кашы булып тора бит. Оешмадагыларның калфак тегү серләренә өйрәнү теләге туды, шуңа иң беренче булып ак калфак тегәргә булдылар. Аны тегү өчен барлык катнашучыларга бизәкле тасма һәм чук таратылды. Икенче очрашуда алар ак калфак тегәргә алыначак.
“Ак калфак”лылар якынча, аена ике тапкыр җыелачак һәм киләчәктә калфак кына түгел, үзләренең милли киемнәрен дә булдырырга, чигәргә дигән ниятләр һәм башка күп төрле кызыклы уйлар белән таралаштылар.
Зилә Мөдәррисова
Белешмә:
Республиканың “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Аның Татарстанда 162, Россия регионнарында 36, чит илләрдә 18 бүлекчәсе бар.