tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”ны Пенза кабул итте
“Ак калфак”ны Пенза кабул итте

“Ак калфак”ны Пенза кабул итте

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләп килүче региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы конгресс белән берлектә елына берничә тапкыр оешманың күчмә утырышларын оештыра. Быелгыларның беренчесе Пенза өлкәсендә узды һәм анда безгә дә катнашырга насыйп булды.

21 май көнне хезмәттәшем, Сафаҗай балалар бакчасында күп еллар пешекче булып эшләүче Нәсимә Абдуллина белән Казанга киттек һәм ярты көн мәркәзебезгә сокланып йөргәннән соң, кичке якта конгресс бинасы янында илебезнең төрле регионнарыннан, якын чит илләрдән килгән 100гә якын аккалфаклылар региональ оешма рәисе Кадрия ханым Идрисова җитәкчелегендә автобуслар белән юлга кузгалдык. 12 сәгатьлек юлны узып, иртән генә килеп җиттек. Безне кунакханә алдында бик матур итеп, җыр-бию белән каршы алдылар һәм иртәнге аштан соң төркемнәргә бүленеп, өлкә татар авылларына киттек. Безнең төркем, беренче чиратта, өлкәнең алты татар авылына нигез салган Арслан Полкай каберенә барып, догалар кылдык, аның тормыш тарихы белән таныштырдылар. Шулай ук “Ак калфак” чишмәсен ачуда катнашып, аның тәмле суын эчеп карадык, урманның матурлыгына сокландык.

Кикино авылында аккалфаклыларны 30 еллык тарихы булган “Дуслык” ансамбле каршы алды, җирле мәдәният йортында билгеле рәссам Муса Акъегетнең картиналары белән танышып, сәхнәләштергән “Каз өмәсе” йоласын карадык.

Кикино мәктәбендә ачык дәрестә, музейда булдык, мәктәп тарихы, аның унышлары турында сөйләделәр һәм “Балага исем кушу” йоласын күрсәттеләр.

Мәчетнең бар уңайлыклары булдырылган ашханәсендә оештырылган төшке аштан соң, “Тарханы” музей-тыюлыгына бардык һәм билгеле рус язучысы Михаил Лермонтовның яшь чактагы тормышы турында күпне белдек. Искиткеч матур урын, хәтта егет-кызларның биюләре күз алдына килде!

Аннары “Белая гора” ял итү базасында татар халкының көнкүрешен тасвирлаган “Мирас” музеенда җыелып, “Килен төшерү” йоласын карадык, безнең яклардагы күренешләрдән бераз аермалары да бар икән бу йоланың биредәгесендә.

Кичке якта контактлы зоопаркта булдык, ә кичке аш вакытында егет-кызлар матур җыр-биюләре белән күңелләрне күтәрде. Кунакчыл коллектив, чиста, саф һава, җылы атмосфера – барысы да сокландырды.

Икенче көнебез “Кувака” тере су музеена барудан башланды, аннары Каменка шәһәренең мәдәният йортына килдек һәм анда “Оста куллар”, “Татарча бию”, “Онытылмас уеннар” мастер-классларында катнаштык.

Күчмә утырышның пленар өлеше дә шунда булды һәм ул “Татарның мишәрләре” дип аталган искиткеч матур пролог белән башланды. “Матурлык таҗы” исеме астындагы татар милли киемнәр презентациясе дә таң калырдай матур күренеш булды.

Региональ “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисова Пенза авыллары буенча кылган ике көнлек сәфәребезгә йомгак ясап, Пенза өлкәсе оешмасына, җитәкчеләргә рәхмәт белдерде, бүләкләүләр дә булды һәм кайтыр юлга кузгалдык.

12 сәгать автобуста, аннары өч сәгать поездда арып-талып кайтсак та, бик канәгать калдык, әле дә булса тәэсирләр астында торабыз. Әлбәттә, күп яңа танышлар таптык, хәзер дә аралашабыз.

Безнең Нижгар өлкәсе “Ак калфак” оешмасы рәисе Зилә ханым Ахмадуллинага, Пильна округы бүлекчәсе җитәкчесе, Сафаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Аймалетдиновага шундый кызыклы һәм файдалы чарада катнашу мөмкинлеге тудырган өчен зур рәхмәт.

Һәм инде Бөтендөнья татар конгрессына, региональ “Ак калфак” оешмасына бу чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен чиксез рәхмәт.

Алсу ХӘйретдинова,

балалар бакчасы хезмәткәре.

Сафаҗай.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*