
Беренче көн район мәдәният йортындагы кул эшләре күргәзмәсеннән башланып китте.
Алга таба Шәмәрдән эшчеләр бистәсенең Җиңү паркында “Йөрәк авазы” әдәби-музыкаль күренеш һәм күргәзмәләр белән танышу.
Бу көнне ак калфаклы ханымнар Утар балалар йортына сәяхәт итте. Әлеге йортта тәрбияләнүче авыру балалар тарафыннан әзерләнгән концерт програмасы белән танышты.
Кичкә таба кунакларны Сабантуй мәйданына озаттылар . Монда исә бирнә җыю күренеше белән башланган мәдәни чара Сабантуй бәйрәменә әверелде. Ханымнар төрле милли уеннарда катнашып, үзләрен сынап карадылар. Сабантуй мәйданында йон эрләү буенча өйрәтү дәресләре дә оештырылды. “Кияү мунчасы” йоласы да кунакларга тәкъдим ителде.













