tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге күчмә утырышын Алабугада уздырды.
“Ак калфак”татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге күчмә утырышын Алабугада уздырды.

“Ак калфак”татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге күчмә утырышын Алабугада уздырды.

 1 июльдә оешма җитәкчесе Рәхимә Арсланова җитәкчелегендәге делегация Алабугага сәфәр кылды.Беренче тукталыш Алабуга шәһәренең “Адымнар” полилингваль мәктәбендә булды.Мәктәп директоры Надир Курамшин белем учагына аяк басуыбызга рәхмәтен әйтте.Экскурсия ясалды.Заман таләпләренә җавап бирә торган мәктәптә 3 телдә белем бирелә.Биредәге һәр кабинетны күренекле шәхесләрнең исемнәре белән атаганнар.Биредә тәҗрибә алырлык урыннар шактый .Делегация әгъзалары арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, директорлар, журналистлар, гомүмән, татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә гомерләрен багышлаган алиһә затлар бар иде.

Алабуга шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге үзәк китапханәдә булган очрашуда да сүз нигездә татар теленең бүгенге вәзгыятьтәге сакланышы турында барды. Бу җирлектә иҗат итүче шагыйрәләр сүзләрен шигъри юлларга күчерде. “Ак калфак” татар хатын-кызларының Алабугадагы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова уңышларына, борчыган мәсьәләләренә тукталды. Алабуга тарихи шәһәр.Бирегә килүчеләр Федераль әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объекты саналган “Шайтан каласы”нда булмый калмыйдыр.Бу җирлектәге серләрне, риваятьләрне делегацияне озатып йөргән алиһә зат Эльмира ханым тәфсилләп сөйләде.Һәрберебезнең кызыксындырган соравына җавап бирде.Тарих битләренә күз салсак, Хl гасыр башларында Болгар илендә мәшһүр Ибраһим хан хакимлек иткән чор. Икътисадның һәм мәдәниятнең гөрләп чәчәк ата башлаганлыгы билгеле.Казан, Алабуга һәм башка күпсанлы шәһәр-калаларга нигез салына.Борынгы Алабуга каласы урнашкан биек тау башына куелган болгар әмире Ибраһим бине Мөхәммәт һәйкәле, безнең хәтердә бабаларыбызның истәлеген мәңгеләштерүче символ булып тора. Аның янында һәрберебез фотосүрәткә төшергә ашыктык. Заманында биредәге табигатьнең һәр элементын, бар матурлыгын буыннан-буынга үз картиналары аша җиткерүче танылган рәссам Иван Шишкин туган, яшәгән, иҗат иткән. Биредә аның исемендәге музейда сәнгатькәрнең 5 оригиналь картинасы саклана. Рәссамнең әтисе Иван Васильевич танылган сәүдәгәр була, берничә тапкыр шәһәр башлыгы булып сайлана. Музейда Шишкиннар нәселе белән бәйле экспонатларны кадерләп саклыйлар.
Үзенең манарасы белән Алабуганы бизәп торучы җәмигъ мәчете ишеген ачып керүгә Фәнзил хәзрәт каршы алды. Мәчет төзелү тарихына тукталды.Халыкның мәчеткә елдан-ел күбрәк килүен җиткерде.Гыйлемле Фәнзил хәзрәт тумышы белән Балык Бистәсе районының Тегермәнлек авылыннан. Мәдрәсә ачып җибәргәннәрен әйтте.”Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең”дигән сүзләрне зур итеп диварларына язып куйганнар.

Алабугада Бохарадагы өч бүлмәле фатирына бер Коръән китабы алган кеше дә яши.Без бу хакта “Коръән” музеена кергәч ишеттек. Ул танылган коллекционер, хаттат, реставратор Дамир Катиб. Аңа бары 52 яшь, гаиләсе белән Алабугада гомер итә.Биредә аның шәхси күргәзмәсе белән таныштык.Бу хакта галерея мөдире Камил Купаев сөйләде.Биредә хәйран калырлык Коръәннәрне күрергә була. Һәрберсенең кабатланмас язылу тарихы бар.Дамир Катибның үз куллары белән язылганнарын да күрергә мөмкин. Заманында хәлле кешеләр үзләренең байлыкларын кәгазьгә язылган Коръән битләре аша да күрсәтәторган булган. Ягъни, Корьән зуррак хәрефләр белән юл араларын иркен итеп калдырып яздырылса, бу күренеш кешенең байлыгын аңлаткан. Биредәге күргәннәрне, ишеткәннәрне язып та бетерерлек түгел, аларны бары бирегә килеп күрергә кирәк.Күргәзмә ел ахырына кадәр эшләячәк.
Без “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге
әгъзалары бүген Алабугада булган очрашуда тәҗрибә уртаклаштык, фикерләр алыштык, рухи яктан баеп кайттык дисәм, бер дә ялгыш булмас.Алиһә затлар бертавыштан тарихи сәфәрне оештыручы “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арслановага,Зөлфия Шәяхмәт кызына, Алабугадагы җитәкче Эльмира Әхмәтҗановага рәхмәтләрен җиткерде.

 

Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*