Буыннар бәйләнешен, нәсел җепләрен ныгыту, татар халкы традицияләре, гореф-гадәтләренең дәвамлылыгын саклау, олыларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан менә инде 7 ел рәттән “Ак яулыклы дәү әнием” бәйгесе уздырыла. Бүген Казанның Идел аръягы (Заречье) үзәгендә республикабызның төрле районнарыннан өлкән буын вәкилләре һәм аларның оныклары конкурсның финалына җыелган иде. Гаиләдә булырга тиешле үзара җылы мөгамәлә, ихтирамны, өлкәннәрнең яшь буынга милли тәрбия бирүдәге ролен алар үз үрнәгендә чагылдырды.
Бәйге Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе һәм Идел аръягы (Заречье) үзәге тарафыннан оештырылып килә.
Без бу бәйгене инде шактый еллар уздырып киләбез. Аның мәгънәсе өлкән кешеләргә игътибарны арттыру, оныкларны дәү әниләрен хөрмәт итәргә өйрәтү. Балалар үстереп, оныкларның рәхәтен күрү зур бәхет, дәрәҗә. Бу бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел артуын күрәбез. Узган елда без дәү әтиләр һәм оныкларны берләштерә торган шундый ук бәйге башлап җибәрдек, – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Мифтахов.
Елга аръягы (Заречье) балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең милли бүлек җитәкчесе Мәдинә Хәйруллина сүзләренчә, үзәк тарафыннан олыларны һәм үсеп килүче буынны берләштерүче күп кенә чаралар оештырыла. Буыннар бәйләнеше өзелмәсен өчен мондый чараларны уздыру бик мөһим, ди ул.

Әлфия апаның иң олы оныгына инде 23 яшь, иң кечкенәсенә – 9 ай. Бәйгедә ул оныгы Чулпан белән катнашты. Чулпан укытучылар нәселен дәвам итеп, шулай ук балаларга белем бирә, фортепьянода бик яхшы уйный, бик күп бәйгеләр лауреаты.
Балаларга милли тәрбия бирү бик мөһим дип саный. Һәрбер милләт үзенекен белергә тиеш. 7 оныгымның 7се дә, Казанда үссәләр дә, бик матур итеп татарча сөйләшә, гореф-гадәтләребезне белә. Оныкларымны бик яратам. Юкка гына “Балаларның баласы балдан татлы” димиләр. Үз балаларың үскәндә әти-әни күп вакытын эшкә бирә, ә инде оныкларга инде бөтен җаныңны бирәсең. Балаларыбыз, оныкларыбыз әхлаклы, әдәпле, иманлы булып, үз һөнәрләрен алып, матур гаиләләр төзеп, безне куандырып яши күрсеннәр, – дип сөйләде Әлфия Гыймадиева.

“Ак яулыклы дәү әнием” бәйгесе безгә татар халкының гореф-гадәтләрен ни рәвешле саклавыбызны, балаларга тәрбия бирүдә нинди чаралар, алымнар куллануыбызны күрсәтергә ярдәм итә. Милли тәрбия бирүдә дәү әниләрнең роле бик зур. Мин оныкларымның тәртипле, әхлаклы, зиһенле, тәүфикълы, шәфкатьле булып тәрбияләүдә ярдәм итәм. Бар оныкларым да саф татар телендә сөйләшә, без бергә мәчетләргә йөрибез, уразалар тотабыз. Балаларым мәчетләргә, балалар йортларына һәрдаим ярдәм итеп торалар, – ди Рузалия Тимергаянова.
“Ак яулыклы дәү әнием” бәйгесенең финалында оныклары белән бергә барлыгы 7 дәү әни катнашты. Алар үз тормыш девизлары, максатлары белән таныштырды, иҗади сәләтләрен күрсәтте, үсеп килүче буынны тәрбияләү белән бәйле сорауларга җавап бирде, бергәләп әзерләнгән татар милли ризыкларын жюрига тәкъдим итте.
Финалда катнашучыларның берсе дә игътибарсыз калмады, һәркайсы аерым бер номинациядә җиңүче булып табылды, өйләренә бүләкләр белән кайтып китте.



















