Бөтендөнья татар конгрессы каршында уңышлы эшләп килүче региональ татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы төрле төбәкләрдә даими рәвештә кызыклы темалар буенча күчмә утырышлар уздыра. Шундый утырышның берсе үткән атнада, 26 октябрь көнне, безнең күрше Чувашстан Республикасында узды. Россиянең 13 регионыннан килгән җирле оешмалар җитәкчеләре Комсомол районының Тукай һәм Урмай, Батыр районының Татар Согыты һәм Шыгырдан авылларында булдылар. Бу утырышта безнең өлкәдән Пильна районы бүлекчәсе җитәкчесе, Сафаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Аймалетдинова һәм районара “Ак калфак” оешмасы кураторы буларак шушы юллар авторы катнашты.
Казанга җыелучылар региональ “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисова җитәкчелегендә зур автобус белән килделәр, якынрак урнашкан регионнар вәкилләре, шул исәптән без дә, үз юлыбыз белән бардык. Утырышка барлыгы 100гә якын кеше килгән иде.
Тукай
Беренче тукталышыбыз Тукай, дөресрәге, Токаево авылында булды – аның официаль исеме шулай икән, ә үзләре инде татарлаштырып “Тукай” дип йөртә. Ул Урмай администрациясе составына керә. Ә Тукайның үзендә бик күп функцияләр башкаручы Мәхәллә йорты бар һәм нәкъ шуның алдында тантаналы рәвештә кунакларны каршы алдылар.
Ике катлы матур бинада мәдрәсә, попечительлар советы, спортзал, бүтән бүлмәләр бар. Биредә мәдәният йорты әлегә юк, аны төзү планда гына, шуңа күрә барлык чаралар нәкъ шушы мәхәллә йортында уза. Мәҗлесләр уздыру өчен дә тулаем җиһазланган кухня һәм зур гына бүлмә бар, шунда оештырылган чәй табыны артында башланды да аралашу – кунакларны Чувашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Марат Айзатуллов һәм җирле имам Наил хәзрәт Ямалетдинов сәламләде, хәзрәт бу бинаның төзелү тарихы белән дә таныштырды. Аны тулаем авылның булдыклы эшмәкәрләре төзеткән һәм бүгенгәчә барлык чыгымнарны да алып бара, ә барлык мәсьәләләр мал чалу цехы тоткан эшмәкәр Әгъзам Шакиров рәислегендәге попечительлар советында хәл ителә.
Иртәнге аштан соң икенче каттагы конференцзалга күтәрелдек һәм анда күчмә утырышның төп темасы булган “Өч буын тәрбиясендә туганлык мантыйгы” дигән темага сөйләшү дәвам итте. Наил хәзрәт белән Әгъзам әфәнде авыл халкының тормышы, көнкүреше белән таныштырдылар, өч буын вәкилләренең бергә яшәү үрнәкләрен китерделәр, ә андыйлар һәр өй саен диярлек. Биредә яшьләр безнең яклардагы кебек шәһәргә агылмый, күпчелеге гаилә корып, туган нигездә кала, яисә шәһәрдән кайтып төпләнә. Мәсәлән, 1990 еллар башында авылда 298 йорт булса, бүгенгә алар саны 500дән артык. Ел саен 35-40 бала туа, җирле балалар бакчасында 75 бала тәрбияләнә, хәтта урыннар җитми. Бик кызыклы һәм файдалы сөйләшүдән соң, Кадрия Раесовна йомгак ясап, Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды, ә кунаклар рәхмәтләр белдереп, юл аша гына урнашкан урта мәктәпкә юнәлде.
Биредә шулай ук матур милли костюм кигән укучылар җыр-бию белән каршы алып, кунакларны да биеттеләр.
Мәктәпнең төп бинасы 40 елдан артык элек төзелгән булса да, бүген эчтән-тыштан зур ремонт эшләре башкарылганга, искиткеч матур һәм заманча җиһазланган уку йорты. Биредә 348 укучы белем ала, һәр класслар диярлек параллель. Татар теле тулы күләмдә укытыла, татар халкының, авылларының тарихын чагылдырган бик матур музейлары бар, “Салават күпере” дип аталган мәктәп телевидениесы эшли. Балаларга тиешле белем-тәрбия бирү өчен барлык шартлар тудырылган, ә иң мөһиме – милли тәрбиягә, татар телен саклап үстерүгә зур әһәмият бирелә.
Искиткеч төзек, чиста, берсеннән-берсе матур йортлары булган Тукай белән саубуллашып, юлыбызны дәвам иттек.
Урмай
Икенче тукталышыбыз – Урмай авылының мәдәният йорты иде. Бу авыл үзенең “Мишәр” ансамбле белән данлыклы һәм нәкъ алар үзләренә генә хас булган үзенчәлекле такмаклары һәм биюләре белән каршы алды да. Мәдәният йортының фойесы музейны хәтерләтә – чигүле япма, кашага, чаршаулары, мендәрләре булган бүлмә күренеше, төрле җиһазлар, тугу станогы артында утырган әбекәй – барысы да искиткеч. Ансамбльдә катнашучыларның бихисап фотосурәтләре аерым ямь өсти.
Залга кереп утырышкач, мәдәният йорты директоры Илсөяр Зиятдинова кыскача авыл турында сөйләде һәм 40 еллык тарихы булган “Мишәр” ансамбле белән таныштырды. Аңа нигез салучы һәм күп еллар җитәкләүче Фәрит Гыйбатдинов татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш, ул республиканың милли-мәдәни автономиясен дә озак вакыт уңышлы җитәкләде. Кызганычка, ике ел элек вафат булды, эшлисе эшләре, планнары күп калды, 60 яшен генә тутырган иде, тик явыз үлем берни белән санашмый шул…
Шунысы куаныч – аның эшен лаеклы дәвам итәләр – ансамбльнең музыкаль җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин булуы гына да күпне сөйли. Ансамбльдә буыннар бәйләнеше бик нык һәм Илсөяр ханым шундый өч гаилә белән таныштырып үтте. Мәрхүм Фәрит әфәнденең тормыш иптәше Гөлфия, кызы Динә, оныгы алыштыргысыз әгъзалар.
Илдус әфәнде ансамбльгә әле мәктәптә укыганда килгән, әнисе биредә җырлый, хәзер улы да бик теләп сәхнәгә чыга.
Ансамбльнең солисты Илнар Хисямов та сәхнәдә үскән дияргә була, әнисе белән бергәләп йөриләр.
Илсөяр ханым шулай ук бала чактан биредә икән, әнисе, хәзер кызы да сәхнәдән төшмиләр.
Мондый музыкаль гаиләләр биредә байтак һәм бу инде буыннар бәйләнешенең шулай ук бер матур үрнәге. Вакыт кыска булса да Илдус әфәнде, Илнар, Илсөяр, аларның гаилә әгъзалары матур чыгышлары белән сөендерде.
Ансамбль составында даими 70-80 кеше исәпләнә, халык саны өч меңгә якын булган, мәктәптә 400дән артык укучы укыган авыл өчен бу гаҗәп тә түгел.
Кадрия Раесовна йомгаклау сүзендә рәхмәт белдереп, шулай ук БТКның бүләкләрен тапшырды һәм кабат юлга кузгалдык.
Татар Согыты
Чираттагы тукталышыбыз Батыр районының Татар Согыты авылы иде. Ара шактый ерак булганга, 40 минутлар чамасы төзек авылларга, матур табигатькә сокланып бардык. Бу көнне аккалфаклыларга бүләк ясагандай, һава торышы бераз салкынча булса да, көне буе ялт иткән кояш иде һәм тирә-як тагы да матуррак күренде, юллар да яхшы булгач, якынча 1200 милләттәшебез яшәгән Татар Согыты авылына килеп җиткәнне сизми дә калдык.
Биредә авыл уртасында урнашкан, матурлыгы белән әллә кайдан күренеп торган ике катлы, яңа диярлек (2012 елда төзелгән) мәктәп бинасы янында тукталдык. Бу уку йортының үзенчәлекләренең берсе – мәктәп алдында ачык һавада оештырылган музей. Читән белән уратып алган мәйданчыкта борынгы авыл җирлегенә хас булган әйберләр – арба, чана, тәрәзә челтәрләре (наличниклар, умарта йортлары һ.б. бик күп экспонатлар урын алган, хәтта су ала торган кое сиртмәсе (журавль) дә бар. Әлбәттә, кышка аларны түбә астына күчерәләр, безгә күрсәтер өчен генә әлегә чаклы тотканнар.
Мәктәп алдында кунакларны укучылар һәм укытучылардан торган хор җирле автор язган мәктәп гимнын башкарып каршы алдылар, аннары өч төркемгә бүлеп, мәктәп буенча экскурсия оештырылды. Биредә 171 бала белем ала, татар теле шулай ук фән буларак тулы күләмдә укытыла. Милли, патриотик тәрбия белән бергә, эстетик тәрбиягә дә зур әһәмият бирелә – халык коралларыннан алып, пианинода уйнауга кадәр район үзәгеннән белгечләр йөреп өйрәтә. Тарихны, крайны өйрәнүгә юнәлтелгән эшчәнлек алып баралар, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күренекле шәхесләргә багышланган стендлары үзенчәлекле һәм күпне сөйли. Ә иң мөһиме – “Буыннар бәйләнеше” проекты тормышка ашырыла.
Мәктәп театры зур соклану уятты – 5 класс укучылары “Гөргери кияүләре” спектаклен шул хәтле оста итеп күрсәтте, әйтерсең, профессиональ артистлар. “афәрин” диясе генә кала. Укытучыларның берди формалары да бик үзенчәлекле, безнең төбәктә Семочки мәктәбе коллективы беренчеләрдән булып быелдан берди форма тектерде. Бик матур күренеш, укытучы икәне әллә кайдан күренеп тора.
Матур, ачык төсләрдәге җиһазлардан торган мәктәп ашханәсендә мул табын артында аралашып, төшке ашны ашаганнан соң, күчмә утырышның программасы буенча билгеләнгән соңгы авылга – бөтен дөньяга дан тоткан Шыгырданга юл тоттык.
Шыгырдан
Әйе, ялгыш әйтмәдем, Пенза өлкәсендәге Урта Әләзәннән соң ул зурлыгы һәм халык саны буенча икенче урында һәм тырыш, эшчән халкы белән билгеле. Биредә 5800 кеше яши, 2000 йорт исәпләнә, ике урта мәктәп, ике балалар бакчасы бар. Укучылар саны барлыгы 1000гә якын. Авыл өстендә сигез мәчет манарасыннан азан яңгырый, республика Диния нәзарәте дә биредә. Әлбәттә, барлык социаль учреждениеләр – мәдәният йорты, элемтә бүлеге, китапханә, ике амбулатория бар, кибетләрнең инде исәбе-хисабы юк, мәҗлесләр, туйлар уздыру өчен кафелары искиткеч. Шулай ук төрле производство байтак – мал сую, эшкәртү цехлары, итле, сөтле продукция җитештерүчеләр һ.б.
Биредә программа буенча, беренче чиратта, “Мөслимә” мәчете комплексы белән танышу иде. Аның янында акккалфаклыларны авыл администрациясе башлыгы Мансур Вәлитов сәламләде, аннары республика диния нәзарәте рәисе Мансур хәзоәт Хайбуллов мәчет комплексы белән таныштырып, аның төзелү тарихы турында сөйләде. Ул әлегә төзелеп бетмәгән, якын киләчәктә аны Казандагы “Туган авылым” комплексы кебегрәк итәргә планнары.
Шулай ук данлыклы “Гөлстан” мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышу да планлаштырылган булуга карамастан, бар җирдә дә күбрәк вакыт сарыф ителү сәбәпле, кызганычка, анда барырга вакыт калмады, чөнки Казан аша килүчеләрнең поездга соңга калу ихтималы бар иде һәм пленар утырышка “Крокус” кафесына юнәлдек. Биредә безне авылның “Ялкын” төркеме һәм балалар ансамбле шулай ук җыр-бию белән каршы алды, бар җирдәге кебек, кунакларны да биеттеләр. Бу искиткеч матур интерьерлы кафены моңа чаклы биредә узган туйларда чыгыш ясарга чакырылган билгеле Казан артистларының социаль челтәрләрдәге битләрендә күреп соклана идек, менә үз күзебез белән күрергә дә насыйп булды. Чынбарлыкта, ул тагы да матур һәм зәвыклы икән!
Мул итеп корылган 12шәр кешелек өстәлләр артына утырышкач, беренче чиратта Мансур хәзрәт дога кылды, “Тамчы” балалар коллективы һәм “Ялкын” ансамбле матур номерлар белән чыгыш ясады. Шулай ук кунакларны Батыр районы администрациясенең мәдәният бүлеге вәкиле җылы сәламләп, район башлыгының да сәлам-теләкләрен җиткерде. Баштан алып ахыргача безне озатып, таныштырып, аралашып йөргән Марат әфәнде мондый чараларның кирәклеген һәм мөһимлеген ассызыклап, хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан ролен билгеләп үтте һәм оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде. Республиканың “Ак калфак” бүлекчәсе эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Сәйдә Мавлютова таныштырды. Ә инде Кадрия Раесовна үзенең йомгаклау чыгышында нәкъ менә буыннар бәйләнешенең телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур роль уйнаганын һәм “Ак калфак” оешмасының бу өлкәдә керткән өлешенә басым ясады. Шыгырданда буыннар бәйләнеше бигрәк нык, республиканың бүтән татар авылларында кебек, биредә дә берничә буын бер түбә астында яши, балалар әби-бабай тәрбиясе алып үсә. Хәтта махсус бәйрәмнәре дә бар – һәр ел башында “Буыннар бәйләнеше” дигән чара оештырып, гомер буе дус-тату булып, матур яшәгән гаиләләрне данлыйлар һәм бүләклиләр. Менә бу юлы да бераз кагыйдәдән тайпылып, шундый өч гаилә белән таныштырып, бүләкләр тапшырдылар.
Шулай ук республика “Ак калфак” оешмасының берничә иң актив ханымнары БТКның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Сәнгать номерлары белән үрелеп барган күңелле йомгаклау утырышы ике сәгать чамасы дәвам итсә дә, бер мизгел кебек узып китте, барча кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу чарадан алган хис-тойгылар, республикада яшәүче милләттәшләребезнең батырлыгына, хезмәт яратучанлыгына, авылларның төзеклегенә, чисталыгына, халыкның киң күңелле, кунакчыл булуына соклануны язып та, сөйләп тә бетергесез, боларны үз күзең белән күрү кирәк.
Арып-талып булса да, шушы матур, онытылмас тәэсир астында кичке якта кайтыр юлга кузгалдык. Мондый чараларның, беренче чиратта, тәҗрибә уртаклашу өчен әһәмияте әйтеп бетергесез зур, шуңа да аның оештыручыларына – Бөтендөнья татар конгрессына, шәхсән Кадрия Раесовнага, без булган авыл җирлекләренә зур рәхмәт.
Шулай ук безне транспорт белән тәэмин иткән Сафаҗайның Киров исемендәге СПК рәисе Шамил әфәнде Нуримановка, исән-имин илтеп китергән йөртүче Гаяр Аллямовка да ихластан рәхмәтебезне белдерәбез. Ә инде М-12 трассасы төзелү сәбәпле җимерек хәлгә килгән юллардан мине хәвеф-хәтәрсез Сафаҗайга озаткан һәм каршы алган үзебезнең редакция машинасын йөртүче Илдар Абдулхаковка аеруча олы рәхмәтемне белдерәм.
Наилә Жиһаншина