tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аккошлар аклык алып килә
Аккошлар аклык алып килә

Аккошлар аклык алып килә

Бу юлы Бөтендөнья Татар конгрессына кунаклар Оренбургтан килгән иде. Буш кул белән түгел. Әле генә табадан төшкән биш өр-яңа китап белән. Алар барысы да шул төбәктә яшәгән милләттәшләребез турында.

Багбостан мәктәбе

Татар хатын-кызларының югары белем өчен көрәше – рухи мирасыбызның бик аз яисә бөтенләй өйрәнелмәгән, әмма бик гыйбрәтле, фаҗигале бер сәхифәсе. Бу сәхифә сүнмәс йолдызлар белән беррәттән, язгы аҗагандай ялтырап алган меңләгән хатын-кызларыбыз язмышын да үз эченә ала. 1908 елда татар кызлары өчен беренче яңача укыту мәктәбе оештырган Багбостан Мөэминова – шундыйларның берсе. Хәзирә Әбделмәнова бу шәхеснең исемен барлап, аның тормыш юлын халыкка җиткерә алган.

Багбостан Мөэминова 1884 елда Татарстанның хәзерге Азнакай районындагы Мәндәй авылында туа. Өч яшендә әтисез кала. Әнисе, биш баланы арбага төяп, Оренбург ягына чыгып китә. Багбостан мәктәптә белем ала. Габдулла Мөэминов гаиләсенә бала караучы булып эшкә урнаша. Кызның зирәклеген күреп, бай аны улы Гобәйдуллага кияүгә бирә. Багбостан Оренбургта рус-татар училищесында һәм Оренбург Успение хатын-кызлар монастыренда укый, кул эшләре укытучысы дипломы ала. Башта өендә тегү-чигү буенча түгәрәкләр ача. Укучылар күп булганлыктан, Гани, Мәхмүт байлар Хөсәеновларның уллары йорт сатып алып, шунда атаклы Багбостан кызлар мәктәбен оештыралар.

Укыту-тәрбия эшләре яңача куелган мәктәпнең даны еракларга тарала. Россиянең төрле почмакларыннан татар, башкорт, казах, кыргыз, үзбәк кызлары укырга килә. Хәтта Кытайдан да килеп чыгалар. Ун ел эчендә бу мәктәпне 1212 кыз тәмамлый, шуларның 149 ы мөгаллимә була, педагогик курсларда 190 укытучы әзерләнә. Аның мәктәбендә Риза Фәхретдин, Фатих Кәрими һәм башкалар укыта.

Багбостан ханым Диния нәзарәтендә имтихан тотып, мөгаллимәлек хокукы ала. Уку-укыту эшләре белән танышу өчен, Төркиягә бара һәм мөселман хатын-кызларыннан аңа кадәр беркем аяк басмаган Төркия парламентының утырышында төрек телендә чыгыш ясый, үз мәктәбе белән таныштыра.

Багбостан мәктәбен 1917 елда ябалар һәм Ильич исемендәге рус-татар урта мәктәбе дигән исем бирәләр. Ул биредә 1925 елга кадәр мөдир була әле, аннан Уфага китә. 1937 елда репрессияләнә, 10 ел лагерьларда була. 1959 елда аклана. Уфага 1956 елда гына кайта, 1963 елда вафат була. Соңгы елларда бик зур авырлыклар кичерә. Кешеләргә кер, идән юып көн күрә. Халыкка мәгърифәт нуры чәчкән Багбостан ханымның соңгы көннәрдәге аянычлы язмышы, күрәсең, аның исемен дә вакытлыча оныттырырга сәбәп була.

Кабан авылы

Оренбург өлкәсендәге милләттәшләребез барлык татар авылларының да тарихын барлап чыкмакчылар. Әлегә 15 е генә әзер икән.

– Сарыкташ районындагы Кабан авылы турындагы китап – иң уңышлыларыннан берсе – ди авторы Альмира Омарова. – Бу мактану түгел. Тарих төпкеленә тирәнрәк төшелгән, күбрәк өйрәнелгән дигән сүз генә.

Багбостан ханым 1916–1917 елларда Кабан авылында укытучылар өчен белем бирү курслары оештыра. Ике ел рәттән икешәр ай узган курсларга башта 80 кеше килсә, икенче елны төрле төбәкләрдән 200 укытучы килгән. Авыл халкы аларны өйләренә алып тәрбия кылган, бер-берсе белән туганлашып беткәннәр. Озаткан вакытта, курайда уйный-уйный, Кара Яр станциясенә бөтен авыл халкы барган. Курсларга җыелган укытучыларның фотолары да сакланган. 100 елдан артык вакыт узуга карамастан, ул бик сыйфатлы, татар мөгаллимнәренең йөзләреннән нур сирпелеп тора. Кабанның үткәне, бүгенгесе турында без күп нәрсәләр белдек. Атамасы турында риваятьләр тыңладык. Сугышта катнашкан батыр авылдашларын да берәмтекләп барлаганнар алар, һәйкәл дә куйганнар. Кабанның даны еракларга таралган. Сугышка кадәр ял йорты да эшләгән. Анда хәтта Советлар Союзының төрле почмакларыннан килеп ял иткәннәр. Архивларда утырып, авылдагы нәсел-нәсәпнең шәҗәрәләрен дә төзи алганнар.

– Иң зур һәм бай шәҗәрә – Солтангуҗиннарныкы, – диде Альмира Омарова. Китапны беренче укучы да шушы нәселдән булган. Ул – 92 яшьлек Ләлә Солтангуҗина. – Без бу китапта Кабан авылының байлыгын да, муллыгын да, тарихын да күрсәтә алдык, – дип китап авторы. – Ул заманында өлкәдә иң бай колхоз булган. Авыл халкының 55 проценты – татарлар, 42 проценты – башкортлар, калганнары – башка милләттән. Мәктәптә бүген 60 бала белем ала, татар теле һәм әдәбияты укытыла. Авылыбыз бик матур. Кабан тирәсендә күлләр күп. Язын көтүләре белән аккошлар очып килә. Күл өсте ап-ак була. Без аларны ел саен көтеп алабыз. Аккошлар илгә-көнгә аклык алып килә сыман. Хәтта авылыбыздагы безне эшле һәм ашлы иткән сөт заводы да «Ак күл» исемен йөртә. Анда 45 төрле сөт продукциясе җитештерелә.

Альмира Омарованың бу беренче китабы гына түгел. Үз гаиләсенә багышланганында ике яктан да 12 буын нәсел җебен ачыклаган. Әби-бабалары нигездә мөгаллим булганнар, халыкны агарту эше белән шөгыльләнгәннәр. Нәселләрендә барысын бергә санаганда 640 еллык педагогик стаж килеп чыккан.

Менә шундый милләттәшләребез бар Оренбург якларында. Үткәннәрне дә онытмыйлар, бүген дә сынатмыйлар. Аларның телебез, милләтебез дип янып яшәүләрен күргәч, күңелдә, без булдыра алганны эшлибезме икән, дигән уйлар да туа.

Белешмә

Оренбург өлкәсендә татарлар сан ягыннан икенче урында. Милләттәшләребезнең саны 151 меңнән артып китә һәм барлык халыкның 7,5 процентын тәшкил итә. Бу якларга татарлар XVIII гасырда килеп урнаша. 1744 елда татар милләтеннән булган сәүдәгәрләр Оренбургның беренче губернаторына мөрәҗәгать иткәннәр. Рекруттан азат ителү һәм мәчет төзү шарты белән яңа шәһәргә урнашырга рөхсәт сораганнар. Беренче булып бай сәүдәгәр, күченү эшләрен оештыручы Сәет Аитов килгән. Татар бистәсенә аның исеме кушылган. Бүген ул Татар Каргалысы дип атала. Оренбург җирендә татарлар игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Шулай ук һөнәрчелек эшләрен үз иткәннәр. Күн, сарык тиресен иләүдә, йон эшкәртүдә беренчелекне бирмәгәннәр. Каралты-кураларында тавык, каз, үрдәк кебек кош-корт асраганнар.

Сан

Бүген Оренбург өлкәсендә 88 саф татар авылы. 63 ендә башка милләтләр белән кушылып яшиләр. 87 мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнәләр. 76 мәчет эшләп килә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/05/170005/
© Ватаным Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*