Иртәгә, 2 август көнне, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды матбугат үзәге үз эшен башлап җибәрә. Көн дәвамында сезне түбәндәге чараларга чакырабыз:
12.00-13.30 – «Татар әдәбияты үзәге» сайты презентациясе
(Матбугат үзәге, Ратуша, К.Маркс ур., 33)
15.00-18.30 – Дискуссия мәйданчыклары эше:
- Татар рухы: тел һәм мирас (Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасын карап тикшерү)
(ТР Фәннәр академиясе, Бауман ур., 20); - Гаилә, демография, милли тәрбия
(«Казан» милли мәдәният үзәге, Пушкин урамы, 86); - Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек
(ТР Мәдәният министрлыгы, Пушкин ур. 66/33); - Түгәрәк өстәл: «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе»
(«Казан» милли мәдәният үзәге, «Казанның 1000 еллыгы музее», Пушкин урамы, 86)
Катнашырга теләк белдерүчеләргә 1 август сәгать 14:00 гә кадәр +7 (843) 570-31-12 телефоны аша яки [email protected] электрон адресына хәбәр итүегезне сорыйбыз.