Кичә, 12 март көнне, Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов Милләт йортында татар җәмәгатьчелеге өчен ифтар мәҗлесе уздырды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 1992-2002 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Индус Таһиров, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров һәм башка танылган шәхесләр катнашты.