6 июль көнне Аксубай мәчетендә җирле “Ак калфак” оешмасы ханымнары балалар өчен гает бәйрәме оештырдылар.
Балалар Коръән сүрәләрен укуда ярыштылар. Уеннар оештырылды. “Бергәләшеп тәмле иттереп чәй эчтек. Бик күңелле булды”, дип яза Аксубайдан Әлфия Нурхәмәтова.